Ел башыннан алып шәһәрнең 14 мәйданчыгында 150 ярминкә үткәрелде. Ярминкәләргә 700 млн. сумнан артык 18,5 мең тонналап товар чыгарылды.
Аларда Татарстан Республикасының 19 районыннан, Россия Федерациясенең 5 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан товар җитештерүчеләр катнашты.
Көзге чорда ярминкәләрдә бал һәм яшелчәләрдән бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кәбестә, күп итеп сатылды. Ә ит һәм сөт продуктлары кышкы чорда күбрәк сатылды, дип хәбәр итә Чаллы шәһәре мэриясе.