Тукай районында савым сыерларын үрчетү һәм бозаулар үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Тукай муниципаль районының «Ирек» ҖК һәм Сәйдәшев ис. АХПда “Бозаулар үстерү” тамасынасеминар-киңәшмәләр узды. Чараларда Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев,районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, терлекчелек буенча консультант Ирина Гарипова, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

«Ирек” җитештерү коллективы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев семинарда катнашучыларны Сәет авылы фермасы янында каршылады. Әлеге хуҗалыкның кайбер төркемнәрендә көнгә 18-20 кг сөт савалар. 2014 елны сыер савучылар 5548 кг сөт савып тәмамлыйлар. “Бу бик әйбәт күрсәткеч”, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ирина Гарипова.

Район башлыгы Васил Хаҗиев, “Ирек” ҖК савым сыерларын карауны нәтиҗәле оештыру аркасында сөт һәм ит җитештерүдә югары уңышларга ирешә, аның тәҗрибәсе башка хуҗалыкларга да уңай йогынты ясый, дип, ышаныч белдерде.

Хуҗалыкта шактый зур күләмле ремонт ясалган. Сыер абзарларында һәм җәйге җәйләүләрдә сөтүткәргечләр урнаштырылган, бу югары сортлы счөт җитештерүгә ярдәм итә. Узган ел яңа бина төзеделәр, пластик тәрәзәләр куйдылар, терлекләр эчерү өчен җылы су торбалары суздылар, бозауларны җылы урынга күчерделәр. Яшьүзенчәлекләрен исәпкә алып, бозауларны 4 төркемгә бүлделәр, аларны бары тик бер терлекче карый. Бинаны техника ярдәмендә чистарталар.

«Ирек” ҖК быел 73 башмак танага артты, аларның һәркайсыннан бүген 14,4 килограмм сөт савалар. Ел башыннан алып һәр сыердан 5548 килограмм сөт алынган.

Аннары семинар-киңәшмә үз эшен Сәйдәш ис. АХПның Торнаташ бүлекчәсендә дәвам итте. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин сөт җитештерүдәге тотрыклылыкны сыерлар көтүен даими рәвештә яшь таналар белән тулыландырып торуда күрә. Хуҗалык елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Ел башыннан алып һәр 6270 килограмм сөт савылган, тәүлегенә һәр сыерга 16,1 килограмм сөт туры килә.

Семинар-киңәшмәдә терлекләрне ашату рационына да игътибар бирелде. Бу турыда районның баш ветеринария табибыӘнсар Абделманов сөйләде, ул терлек азыгының сыйфатын, витаминлы өстәлмәләр куллануны даими тикшереп торырга кирәклеген билгеләп узды.

Семинар-киңәшмә Мәрәскә клубында узып баручы елга йомгак ясау һәм яңа елга бурычлар билгеләү белән тәмамланды. Район башлыгы семинарда катнашучыларны һәм тукайлыларны Яңа ел белән котлады, аларның һәркайсына исәнлек, бәхет һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International