Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык турында
Министрлык коллегиясе
Министрлык структурасы
Телефон белешмәлеге
Иҗтимагый шурасы
Территориаль органнар
Ведомство карамагындагы оешмалар
АПК оешмалары
ТР авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр исемлеге
Элемтә
Министрлык Тарихы
Эшчәнлек
Матбугат үзәге
Актуаль мәгълүмат
АПКны финанслау
Коррупциягә каршы көрәш
Оператив мәгълүмат
Аналитик материаллар
Белгечләр өчен мәгълүмат
Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре
Кадрлар сәясәте
Мәгълүмати куркынычсызлык
Государственные услуги Выдача племенных свидетельств (паспортов) на племенную продукцию (материал)
Умартачылык һәм аквакультура буенча мәгълүмат
Милли проектлар
Ситуацион үзәге
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе (рус һәм татар телләрендә)
Мәгълүмат саклау
Министрлык эшчәнлеген регламенлаштыручы документлар
Министрлык эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы документлар
АПКны финанслауга кагылышлы документлар
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
2021 елга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны үтәү буенча ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне тикшерү планы
Цифрлы трансформация
Меры государственной поддержки
Ташламалы кредит бирү
2021-2023 елларга Татарстан Республикасы финанс базарын үстерү буенча чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Яңа өметләр бәйрәме
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар!
Сезне якынлашып килүче 2015 ел белән чын күңелдән котлыйм!
Вакыт чаба да, чаба, һәр үткән мизгел һәрберебезне яңа тормыш киңлекләренә алып чыга. Быел да менә агымдагы елга йомгак ясап, киләчәк турында уйланыр вакыт җитте. Яңа елга аяк басканчы, әйдәгез әле, тарихка кереп китә торган ел күрсәткечләрен барлап алыйк.
Россия аграрчыларының мактанырлыгы бар. Бөртекле һәм кузаклы культураларның тулаем җыелмасы – 105 млн. тоннадан артыграк, бу – Россиянең яңа тарихында икенче мәртәбә ирешелгән иң югары күрсәткеч. Бу ирешелгән уңышны алтыннан да кадерлерәк көмеш итеп кабул итәргә кирәк. Илебез тарихында беренче мәртәбә соя һәм рапс җитештерү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешелде. Яшелчә, җиләк-җимеш тә рекорд күрсәткечләрдә җыелды. Болар барысы бергә кулланучыларны үзебездә үскән игенчелек продукциясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Терлекчелек тармагындагы кыенлыкларга да карамастан, уңай алга китеш күзәтелә. Мәсәлән, терлек һәм кош-корт сую өчен тере үлчәмдә былтыргыдан 4 процентка артыграк җитештерегән. 1 млн. тоннага артыграк сөт җитештерлде. Аквакультура җитештерүчеләрнең ирешкән уңышлары да сөендерә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Федераль Собраниегә юлламасында авыл хезмәтчәннәренә агымдагы елда ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде. Бу исә 2015 елда яңа үрләр яулау, җаваплы бурычларны уңышлы хәл итү өчен көч-куәт, дәрт өсти. Шулардан иң мөһиме – азык-төлек өлкәсендә импортны тулысынча алмаштыруны тәэмин итү һәм Россия АПКсын ныгыту. Моның өчен кирәкле мөмкинлекләр бар. Быелгы елда Хөкүмәт тарафыннан өстәмә рәвештә игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган 8,6 меңнән артык инвестиция проектларын субсидияләүгә 20 млрд. сум бүлеп бирелде. Бу исә дуңгыз җитештерүне тере үлчәмдә 589 мең тоннага арттырырга, кош итен – 409,57 мең тоннага, сөтне – 521, 69 мең тоннага арттырырга, якланган грунтта яшелчәләр үстерү мәйданын 400 гектарга якын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасында бүгенге көн өстенлекләре киң чагылдырыла. Алар арасында – күпләп-ваклап бүлү үзәкләрен, селекция-генетика һәм селекция-орлыкчылык үзәкләрен төзү, социаль тукландыру системасын үстерү, орлыкчылык өчен бәрәңге, ачык һәм ябык грунтта яшелчә үстерүгә, ит һәм сөт терлекчелеген, авыл хуҗалыгы кооперациясен, мелиорация комплексын үстерүгә ярдәм итү. Болар барысы да үзебезнең агросәнәгатьне сыйфатлы үзгәртеп коруга илтә торган магистраль юллар.
Үзенең тормышын аграр тармакка һәм балык хуҗалыгына бәйләгән һәркемгә үз өстенә шундый җаваплы йөк алганы өчен, фидакарь хезмәте өчен, зур осталыгы һәм Ватаныбызга булган эчкерсез мәхәббәте өчен ихластан рәхмәт белдерәм. Зур җиңүләрнең ничек яуланганын сезгә сөйләп торасы түгел, сез моны бик яхшы беләсез. Алда – катлаулы сынаулар. Тагын да ныграк булу өчен безгә бердәм булып, армый-талмый эшләргә кирәк булачак.
Тагын бер нәрсә. Иң кыен вакытларда да шуны истә тотарга кирәк, тормыштагы һәр мизгел - ул могҗиза. Мәхәббәт һәм дуслык, игелек һәм матурлык кебек мәңгелек гади һәм кыйммәтле хәзинәләр бар. Нәкъ менә шулар безгә киләчәк таңны өмет һәм ышаныч белән каршыларга ярдәм итә.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышыгызда иминлек, өйләрегездә тынычлык, муллык, куйган максатларыгызга ирешүегезне телим. Бәхетле булыгыз! Яңа ел белән!
Россия Федерациясе
авыл хуҗалыгы министры Н.В.Федоров
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Министрлыкта Төркия Республикасы делегациясе булды
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Төркия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов катнашты.
Татарстан делегациясе «Сколково» базасында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге проектлар белән танышты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Мәскәүдә «Сколково» инновацион үзәгендә булды.
28
апрель, 2026 ел
Татарстанда «АПКда хатын-кызлар» конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул итү дәвам итә
2026 елда «АПКда хатын-кызлар» конкурсының төбәк этабы кабат Татарстанда узачак.
27
апрель, 2026 ел
Марат Җаббаров Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Данкверт очрашуында катнашты
Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз