Россиядә быел беренче мәртәбә диярлек рапстан рекордлы уңыш алынды, ул үсемлек мае һәм терлекчелек ихтыяҗына азык аксымы алу өчен кирәкле иң мөһим культураларның берсе. Росстат мәгълүматлары буенча 1,45 млн. тоннадан артык май орлыгы җыелган. Бу – үзган елгы күрсәткечтән 4,4%ка артыграк (2013 елда – 1,39 млн. тонна). Ил буенча уртача уңыш - 13,9 ц/га (2013 елда – 12,4 ц/га).
Рапс җитештерү буенча лидер - гадәттәгечә Үзәк федераль округ, 480,3 мең тонна май орлыгы җыелган (тулаем җыемның 33%тан күбрәге, былтыргы күрсәткечтән 16,8% артык).
Себер федераль округында 228,5 мең тонна май орлыгы суктырылган. Төньяк-Кавказ федераль округында 207,3 мең тонна май орлыгы суктырылган, узган елдан 1,6%ка артык (2013 елда - 204,1 мең тонна ).
Идел буе федераль округында 203,1 мең тонна май орлыгы суктырылган, узган елдан 30%ка артык (уэган елда - 155,2мең тонна ), Көньяк федераль округында - 133,8 мең тонна, Урал - 102,1 мең тонна, Төньяк-көнбатыш – 99,3 мең тонна,Кырым – 15 мең тоннадан артык.
2014 елда үз төбәге өчен Ставрополь крае рекорд куйды – 192,1 мең тонна; Тула өлкәсе – 116,3 мең тонна; Краснодар крае – 89,6 мең тонна; Курск өлкәсе – 64,5 мең тонна; Рязань өлкәсе – 60 мең тонна; Кемерово өлкәсе – 53,4 мең тонна; Тамбов өлкәсеи – 30,6 мең тонна; Төньяк Осетия-Алания Республикасы– 6,5 мең тонна; Пермь өлкәсе – 3,7 мең тонна; Саратов өлкәсе - 3,2 мең тонна.
Калининград өлкәсе аграрчылары рапс уңышы буенча иң зур күрсәткечләргә ирештеләр – 29,9 ц/га. Бу – Россия буенча уртача уңыштан 2 мәртәбә артык (13,9 ц/га). Ленинград өлкәсе товар җитештерүчеләренең дә уңышы зур – 24 ц/га, Краснодар краенда – 21,5ц/га, Орлов өлкәсендә – 20,2 ц/га, Иваново өлкәсендә – 20,1 ц/га, Курск өлкәсендә - 19,2 ц/га.