Татарстан фермерлары җиләк үстерә башладылар

2015 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан фермерлары җиләк үстерә башладылар. Шушы максаттан чыгып, республиканың 6 крестьян-фермер хуҗалыгы берләште, дип хәбәр итәләр Татарстанның фермерлар һәм крестьянхуҗалыклары ассоциациясеннән.

Алты КФХ «Җиләк аланы” исеме белән кластер оештырдылар. Узган сезонда ук инде фермерлар җиләк һәм үсентеләр утырту белән шөгыльләнә башладылар, алар «Эльсанта» һәм «Хоней» сортлы җир җиләге, «Геракл» һәм «Поляна» сортлы кура җиләге утырттылар.

Киләчәктә җиләк кластеры оештырган КФХлар саны 18гә җитәчәк. Җыелганнан соң, бу продукция эшкәртелеп, төргәкләрдә Татарстан сатып алучыларына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International