Кичә, 29 декабрьдә, Балтач муниципаль районының Балтач ш.т.п-да «КФХ Зарипов» территориясендә терлек чалу пунктын ачу тантанасы булды.
Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов, пунктның генераль подрядчигы Рифкать Зарипов,район эшкуарлары, ит эшкәртүчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Терлек чалу пункты “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” Таможня берлегенең техник регламенты гамәлгә керүгә бәйле рәвештә төзелде. Әлеге Техник регламент агымдагы елның 1 маенда үз көченә кергән иде.
Техник регламент белән җайга салына торган объектларга ит һәм ит продукциясе, субпродуктлар, терлекнең эчке мае һәм аннан әзерләнгән продуктлар (шул исәптән эретелгән терлек майлары), кан һәм аннан эшкәртелгән продуктлар, сөяк һәм аннан эшкәртелгән продуктлар, терлек эчәкләре, коллагенлы чимал һәм аннан эшләнгән продуктлар (шул исәптәнжелатин), ит һәм итле продуктлар, казылык әйберләре, ит һәм ит катнашкан ярымфабрикатлар һәм пешкән ризыклар, ит консервлары һәм составында ит булган консервлар, итле шулпалар, коры ит продуктлары, дуңгызның эчке маеннан продуктлар, балалар өчен суелган терлек продуктлары, ит продукциясе керә. Әлеге техрегламент шулай ук суйган терлек продуктларын һәм ит продукциясен җитештерү, саклау, ташу, сату, утильләштерү процессларын җайга сала.