25 декабрьдә «Сервис-Агро» ҖЧҖтә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында бәрәңге һәм яшелчә җитештерүчеләр белән киңәшмә узды.
Иртәгә, 27 декабрьдә, Казан шәһәренең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге ярминкәләр узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Зәй зонасында чөгендер игүне үстерү концепциясе” темасына киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 декабрьгә оператив белешмәләренә караганда, тәүлегенә 2774,5 тонна сөт җитештерелгән, бу – узган елның шушы чоры күрсәткечләренә караганда 145,3 тоннага, ягъни 6 процентка артыграк.
Санкцияләр шартларында бигрәк тә авыл хуҗалыгы продукциясе өлкәсендә импортны алмаштырумәсьәләсе кискенләште. Безнең товар җитештерүчеләр азык-төлек базарын ит, сөт, йомырка, ак май, яшелчәләр һәм бәрәңге белән тулыландырырга әзер, дип хәбәр итә “Чистай хәбәрләре”газетасы.
Биектау районында “Бөреле” ЯАҖ базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә Биектау муниципаль районы башлыгыРөстәм Кәлимуллин катнашты.
«Любослава» ҖЧҖ республикада яңа дуңгыз комплексы төзергә планлаштыра. Дуңгыз комплексы 12 мең башка исәпләнә, бу предприятиенең базар бәяләренә бәйлелеген киметәчәк һәм «Любослава» продукциясенә бәяләрне тотракландырачак, дип фикер йөртә предприятие җитәкчелеге. Бу хакта һәм предприятие эшчәнлегенең башка аспектлары турында бүген журналистларга «Любослава» ҖЧҖнең башкарма директоры Рөстәм Чегадаев предприятиегә матбугат туры кысаларында сөйләде.
2013 елның гыйнварыннан 2014 ел октябренә кадәр чорда Азнакай муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” ФДБМУ базасында “Муниципаль хезмәт һәм муниципаль хуҗалык менеджеры” өстәмә белем программасы буенча укулар уздылар (соңыннан квалификация бирелде).
Сарман аграр көллияте базасында һөнәри белемне үстерү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарыМарат Җәббаров катнашты.