Татарстанда бакчалар уңышлы кышлый. Кар катламы һәм һава температурасы елның бу фасылында бакчалар өчен бик уңайлы, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының җиләк-җимеш культуралары селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Геннадий Емельянов.
Геннадий Емельянов сүзләреннән күренгәнчә, җиләк-җимеш бирә торган культураларның кышлавы гадәти шартларда уза. Ике параметр да бүген бик уңайлы. Үсемлекләр яхшы саклансын өчен кар катламы җитәрлек. Һава температурасы да оптималь билгеледә – 15-20 градус салкын.
Гадәттә, түбән температура (35 градуска кадәр) гыйнвар аена хас. Әмма алмагачлар андый салкынарга чыдам була, дип ышандырды Геннадий Емельянов.