Төп халыкара аграр күргәзмә

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

2015 елның 16-25 гыйнварында «Мессе Берлин» (Берлин шәһәре) күргәзмә комплексытерриториясендә сәнәгать, бакчачылык, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы «Яшел атна – 2015» халыкара сәүдә күргәзмәсе узачак.

Агрофорумда Россия делегациясен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров җитәкли. Делегация составына Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең ике палатасыннан вәкилләр,федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләреРоссия төбәкләре дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре, уку йортлары, фәнни учреждениеләр җитәкчеләре һәм агробизнес вәкилләре керә.

Россия экспозициясен ачу тантанасы 16 гыйнварда 2.2 павильонында җулачак. Россия төбәкләренең авыл хуҗалыгы җитештерүе, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге иң яңа технологияләреинвестиция (шул исәптән инновация)проектлары, азык-төлек товарларының киң ассортименты, илебезнең күпмилләтле мәдәнияте үзенчәлеген чагылдыра торган халык кәсебе әйберләре күрсәтеләчәк.

Федераль аграр ведомствоның рәсми делегациясе катнаша торган аеруча әһәмиятле чаралардан Глобаль азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы форумы, авыл хуҗалыгы министрлары Саммиты, федераль аграр ведомство җитәкчесе Николай Федоровның матбугат конференциясе, шулай ук чит илләрнең рәсми вәкилләре белән очрашулар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International