Бүген, 30 декабрьдә, Игенчеләр сараенда Көрәш буенча Россия чемпионатында беренче гомумкоманда урынын алган җиңүчеләрне, призерларны, тренерларны котладылар.
Спортчылар белән очрашуны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чемпионнарны уңышлары белән котлады. Алар белән әңгәмә барышында ул бу спорт төре белән кызыксынуның арта баруын билгеләп узды. Көрәш аренасына яңа талантлар чыга, бу бик сөендерә, диде министр.
Исегезгә төшерәбез, Россия Чемпионаты быел Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендә 6-8 декабрьдә узды. Тулаем алганда, Татарстан көрәшчеләре 8 алтын медаль алып кайттылар.
Марат Әхмәтов шулай ук Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты чемпионнарын һәм призерларын да бүләкләде. Ул быел Төрекмәнстанда узган иде.
Чара ахырында җиңүчеләр һәм аларның тренерлары министр кулыннан рәхмәт хатлары һәм премияләр алдылар.
Көрәш буенча Россия чемпионатында җиңүчеләр һәи призерлар:
1. Рүзил Ганиев – 60 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренер – Ильяс Билалов)
2. Рамил Хисмәтуллин – 65 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренер – Рәкыйп Фәйзуллин)
3. Рамил Синякаев – 70 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренер – Рим Синякаев)
4. Илмир Төхвәтуллин – 80 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренер – Вакыйф Дәүләтшин)
5. Марсель Гузаеров – 85 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренер – Раил Рәхмәтуллин)
6. Радик Сәлахов – 90 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренер – Илнар Гәрәев)
7. Айвар Билалов – 100 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренер – Ильяс Билалов)
8. Иляс Галимов – 100 кг һәм аннан авыррак категориядә 1 урын (тренер – Салават Йосыпов).
Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатында җиңүчеләр һәп призерлар:
1. Габдедҗәлил Сөләйманов – 62 кг авырлык категориясендә 3 урын (тренер – Бари Сөләйманов)
2. Марат Гарипов – 62 кг авырлык категориясендә 3 урын (тренер – Данис Таһиров)
3. Раил Нургалиев – 100 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренер – Вакыйф Дәүләтшин).