Татарстан Республикасында чәчү кампаниясенә 14 мең трактор, 6 мең чәчкеч, шулай ук 6 мең культиватор җәлеп ителер дип көтелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмиәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов хәбәр итте.