Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык турында
Министрлык коллегиясе
Министрлык структурасы
Телефон белешмәлеге
Иҗтимагый шурасы
Территориаль органнар
Ведомство карамагындагы оешмалар
АПК оешмалары
ТР авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр исемлеге
Элемтә
Министрлык Тарихы
Эшчәнлек
Матбугат үзәге
Актуаль мәгълүмат
АПКны финанслау
Коррупциягә каршы көрәш
Оператив мәгълүмат
Аналитик материаллар
Белгечләр өчен мәгълүмат
Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре
Кадрлар сәясәте
Мәгълүмати куркынычсызлык
Государственные услуги Выдача племенных свидетельств (паспортов) на племенную продукцию (материал)
Умартачылык һәм аквакультура буенча мәгълүмат
Милли проектлар
Ситуацион үзәге
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе (рус һәм татар телләрендә)
Мәгълүмат саклау
Министрлык эшчәнлеген регламенлаштыручы документлар
Министрлык эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы документлар
АПКны финанслауга кагылышлы документлар
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
2021 елга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны үтәү буенча ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне тикшерү планы
Цифрлы трансформация
Меры государственной поддержки
Ташламалы кредит бирү
2021-2023 елларга Татарстан Республикасы финанс базарын үстерү буенча чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Яңа ел белән котлавы
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Кадерле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм!
Һәр Яңа ел алдыннан без узып баручы елга йомгак ясыйбыз. 2014 ел безнең тармак өчен табигатьнең көйсезлеге аркасында катлаулырак ел булды. Без быел артык зур уңышларга ирешә алмадык. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре игенчелектә һәм терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү өчен барысын да эшләделәр. Татарстанның агросәнәгать комплексы республика халкын төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә ала. Бүгенге санкцияләр һәм азык-төлек импортлауны чикләү шартларында бу аеруча мөһим. Җитештерү, икътисадый, финанс күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда югарырак. Тулаем җыелган ашлык 3 млн. 650 мең тонна тәшкил итә. Сөт һәм ит тармакларында да күрсәткечләр былтыргыдан югары.
Авыл кешесенә һәрвакыт сабырлык, тырышлык, хезмәт сөючәнлек хас. Нәкъ менә шушы сыйфатлар бәрабәренә аграрчылар, кыенлыкларга да карамастан, үз миссиясен намуслы үтәп килә.
Республикада авыл җирлекләрен үстерү, ныклы икътисадый база һәм заманча социаль инфраструктура булдыру өчен шактый күп эшләнә. Без алга таба да шәхси хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына, югары технологияле гаилә фермаларын төзүгә ярдәм итү өчен максатчан юнәлешле эш алып барачакбыз. Бу авылны һәм авылның тормыш рәвешен саклап калырга, авыл халкын эш белән һәм тотрыклы керем белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Авыл хуҗалыгы җитештерүен модернизацияләп, яңа технологияләрне үзләштереп, безнең товар җитештерүчеләр үзләренең конкуренциягә сәләтлелеген арттыралар, азык-төлек базарында яңа үрләр яулыйлар. Нәкъ менә шуның аркасында Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында җитештерү күләмнәре буенча лидерлар рәтендә. Бу – илне туендыручыларның – игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең – югары һөнәри осталыклары, тырышлыгы һәм һәркөн башкара торган фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.
Кадерле дуслар!
Сезне ихластан Яңа ел белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, муллык телим! Һәр туар көн сезгә яңа бәхет-куанычлар алып килсен, башлаган эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Министрлыкта Төркия Республикасы делегациясе булды
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Төркия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов катнашты.
Татарстан делегациясе «Сколково» базасында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге проектлар белән танышты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Мәскәүдә «Сколково» инновацион үзәгендә булды.
28
апрель, 2026 ел
Татарстанда «АПКда хатын-кызлар» конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул итү дәвам итә
2026 елда «АПКда хатын-кызлар» конкурсының төбәк этабы кабат Татарстанда узачак.
27
апрель, 2026 ел
Марат Җаббаров Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Данкверт очрашуында катнашты
Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз