Кыш башыннан график нигезендә районнарның терлекчелек, игенчелек һәм хуҗалыкларны механикалаштыру буенча еллык эшенә анализ ясау башланды. Төзелеш эшләре буенча беренчеләрдән булып Актаныш районының «Нур» ҖЧҖ предприятиесе хисап тотты.
Үз бакчаңда «алтын агач»ны ничек итеп дөрес үстерү турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.
Бүген Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган “Цифрлы игенчелек” компетенциясе буенча WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабы ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Казан дәүләт аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин катнашты.
2 декабрьдә 11:00 сәгатьтә вебинар узачак, анда «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре «Консорциум AgroTech» турында сөйләячәкләр.
Бу ялларда көч экстримы буенча “Авылда иң көчле” Бөтенроссия турниры финалын ачу тантанасы булды, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия кооперация университеты оештырды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Ксения Шевелкина, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Көз башыннан бирле шәһәребезнең 15 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, алар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырыла. Узган шимбәдә дә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Барлык продуктларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килә.
Һөнәр берлеге - ул эшчәнлек төрләре һәм һөнәри мәнфәгатьләре белән бәйле булган хезмәткәрләрне берләштерә торган иҗтимагый оешма.
25 - 28 ноябрьдә Истанбулда VII Бөтендөнья хәләл саммиты һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) VIII Halal Expo күргәзмәсе уза. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша. Саммитны Ислам сәүдә үсеше үзәге (ICDT) һәм Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) оештырган.
Аксубай муниципаль районында Аксубай универсаль технологияләр техникумы базасында умартачылык компетенциясе буенча World Skills – «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе ДБУ җитәкчесе Марат Миңнебаев, Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм башкалар катнашты.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабында «Сыйфат тәме» призын алды. Аның нәтиҗәләре кичә конкурсның рәсми сайтында басылып чыкты. Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан финалга 156 дәгъвачы чыккан иде.