Татарстанда чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара һәм бүгенге көнгә 35 район инде чәчүгә керешкән. Быел 1852,7 мең га мәйданда чәчү планлаштырыла. Бүгенгә чәчүлекләргә 557,9 мең га мәйданда ашлама кертелгән, ә 983,3 мең га тырмаланган, аграрийлар алдында торган төп бурыч - язгы кыр эшләрен оешкан төстә һәм сыйфатлы башкарып чыгу.