Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 600 тоннадан артык шикәр сатылган

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 19 мартыннан 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында һәм республиканың эре шәһәрләренең 6 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылды.

Узган 6 ярминкәдә иң зур ихтыяҗ  шикәр комына һәм яшелчә продукциясенә  булды,  шикәр комы 607,2 тонна сатылган, бу узган ел белән чагыштырганда 2 мәртәбә күбрәк (узган  ел 365,1 тонна сатылган),   бәрәңге 4 мәртәбә күбрәк - 681,6 тонна (узган  ел - 171,6 тонна), суган 135 тонна һәм кишер 82 тонна сатылган. Калган позицияләр буенча күләмнәр 20%тан 100%ка кадәр арткан.   Алты ярминкә  йомгаклары  буенча:

 1146,5 тонна яшелчә китерелгән;

426,2 тонна сыер ите;

130,6 тонна кош ите;

328,2 тонна он;

607,2 тонна шикәр;

42,7 тонна карабодай ярмасы;

99,6 тонна үлчәүле  сөт.

Ярминкәләргә барлыгы 500,2 млн. сумлык  продукция китерелгән, аны тәэмин итү өчен 32 муниципаль район, 5497 машина җәлеп ителгән, шулардан  1400 - эре габаритлы техника.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International