Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Теләче муниципаль районында булды. Аның белән бергә министр урынбасары Ленар Гарипов та йөрде.
Алар “Гиниятуллин С.Ш. ис. “Племрепродуктор” ҖЧҖ эшчәнлеге белән таныштылар. Бу гарәп, чиста токымлы менге атлар һәм татар токымлы атлар үрчетү буенча белән шөгыльләнүче нәсел хуҗалыгы. Соңгылары бүгенге көндә 139 баш исәпләнә. Бу атлар талымсыз булмаулары һәм табигый шартларга тиз җайлашучан булулары белән аерылып тора. Алар бик чыдам хайваннар: бер көн эчендә 120 км.- га кадәр юл уза алалар.
Аннары Марат Җәббаров Иске Җөри авылында «Август Теләче» ҖЧҖенең сөт-товар фермасында булды. Монда министр бозаулату бүлеген һәм берничә сыер абзарын карады.
Сәфәр барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм КФХ башлыклары белән очрашты. Ул билгеләп үткәнчә, Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында төп бурыч – чәчү кампаниясен оешкан төстә һәм кыска вакытта уздыру, дип билгеләп үтте ул.