ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Билгеле булганча, туфрак - тере организм. Әгәр туфрактан өзлексез файдаланып, аның  үзенә берни дә бирмәсәң, ул тиз көчен югалта һәм үсемлекләрне тукландырудан туктый. Җир  талчыга.  Аны ничек булдырмый калырга? Бу хакта «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында 2021 елгы авыл хуҗалыгын микрәисәпкә алу  йомгаклары буенча киңәшмә узды. Чарада шулай ук Федераль дәүләт статистикасы хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Кенчадзе, Татарстан  Республикасының  Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина, Росстатның Авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә табигать мохите статистикасы  идарәсе башлыгы Наталья Шашлова катнашты. Киңәшмә эшендә Росстат  Үзәк аппаратының идарә башлыклары, вәкилләре, Россия  Федерациясенең барлык  субъектларыннан территориаль органнары хезмәткәрләре, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов видеоконференцэлемтә режимында «Урып-җыюның барышы һәм 2022 елга чәчү мәйданнарын фаразлау турында» киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәне  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды.

24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсен уздыру планлаштырыла. Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Республика инвестицияләр һәм инновацияләр агросәнәгать үзәге» акционерлык җәмгыяте оештыра.


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2021 елның ун аенда терлекчелек тармаклары үсешенә  йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Ленар Гарипов, Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, районнарның авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә барды. Чарада  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут катнаштылар. Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Ленар Гарипов катнаштылар.


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина нинди үсемлекләрне башка үсемлекләр белән янәшә утыртмаска кирәклеге, ә ниндиләрнең бер-берсе  янәшәсендә  рәхәтләнеп үсә алулары турында   сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында   Архангельск крае делегациясе белән калийлы ашламалар җитештерүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, Лаеш муниципаль районы ашлыгы Илдус Зарипов һәм «Казан май комбинаты» АҖ генераль директоры Дмитрий Максимов катнашты. Архангельск ягыннан  «Техсервис» ҖЧҖ генераль директоры Антон Середкин, «Техсервис» ҖЧҖнең сату бүлеге җитәкчесе Роман Медведков һәм башкалар  булды.


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов эш сәфәре белән  Буа муниципаль районында булды.

Бүген Сарман районында  агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм  машина-трактор паркының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International