Казанда теплица предприятиеләренең эшләре турында фикер алыштылар

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген «Корстон»да «Яңа икътисадый чынбарлык  шартларында теплица предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү» темасына киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының Агросәнәгать комплексын үстерү комитеты рәисе Петр Чекмарев, «Россия теплицалары» ассоциациясе президенты - Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Конкуренцияне яклау комитеты рәисе урынбасары Алексей Ситников, Татарстан Республикасы «Майский»  ТК» ҖЧҖ генераль директоры, Ассоциациянең  вице- президенты Илшат Ганиев катнашты.

Росстат белешмәләренә караганда, 2021 елда Россиядә, язгы теплицаларны да исәпкә алып, 1,46 млн.тоннадан артык яшелчә һәм яшел культуралар продукциясе алынган, әмма, үзебездә җитештерүнең артуына да  карамастан, импортны алыштыру һәм азык-төлек белән тәэмин итү иминлеге мәсьәләләре актуаль булып кала.  Икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә, мөһим проблемалар буенча  киң фикер алышу өчен мәйданчык буларак, семинарның   әһәмияте шактый арта.

“Республика халкын үзебезнең  яшелчә продукциясе белән тәэмин итү өчен  оешкан секторда бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын быел  6,6 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла (2021 елга карата +0,7 мең га). Республикада шулай ук, язгы теплицаларны да кертеп, 110 гектардан артык теплица бар”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Марат Җәббаров.

 Татарстанда   10 ел дәвамында  кышкы һәм язгы теплицаларда продукция җитештерүче хуҗалыкларга ел саен бюджеттан 1 кв.метрга 30 сум исәбеннән субсидияләр бирелә. Гомумән,  2022 елда бу юнәлешкә 13 млн. сум акча   бирелгән. Бүгенге көндә теплица хуҗалыкларына 8,7 млн.сум җиткерелгән.

“Татарстан Республикасы, гамәлдәге дәүләт ярдәме чараларын саклап калып, теплица яшелчәчелеген үстерүне  күздә тота”, - диде министр.

 «Майский» теплица комбинатының эш нәтиҗәләре турында Илшат Ганиев сөйләде. «Майский» ТК» ҖЧҖ - республикада ябык грунт яшелчәләрен иң эре җитештерүче. Комбинат ел саен 42 мең тоннадан артык продукция җитештерә, бу Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелә торган барлык  теплица яшелчәләренең  85%ын  тәшкил итә.

«Майский» теплица комбинаты  үзенең бөтен эшчәнлегендә экологик имин  продукция җитештерү мәсьәләләре белән актив шөгыльләнә. Теплица комбинатының барлык теплицалары да экология, энергияне һәм ресурсларны сак тоту өлкәсендәге  алдынгы технологияләр һәм җайланмалар белән тәэмин ителгән”, - дип ассызыклады ул.

Семинарга бөтен Россиядән килгән катнашучылар иртәгә  теплица комбинатына барачаклар һәм анда эшнең ничек оештырылуы белән  танышачаклар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International