Бүген Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасында ел саен хезмәтне саклау, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук эшчәнлекнең барлык өлкәләренә хезмәт культурасын кертү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә.

2022 елда чараларның төп мотивы - гомуми тырышлык белән хезмәтне саклау буенча уңай культура булдыру.

Шулай ук ел саен Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында Министрлык Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча эшне иң яхшы оештыруга смотр-конкурс һәм «Язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү турында» айлык уздыра.

 Быел иминлек  айлыгы 18 апрельдә башланды. Айлык нигезендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре районнарда 2022 елның 25 - 28 апрелендә   Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен үткәрергә тиеш: эш урыннарында хезмәт шартларын яхшырту максатларында хезмәт шартларын махсус бәяләүне  уздыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы АПК оешмаларының эш бирүчеләре белән мәгълүмати-аңлату эшен активлаштырырга һәм язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң айлыкка йомгак ясарга һәм фикер алышырга.

Смотр-конкурс йомгаклары буенча призлы урыннар смотр-конкурс уздыру  чорында  оешмаларның тотрыклы эшен тәэмин иткән коллективларга бирелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International