ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында   Нидерланд Корольлеге делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов һәм башкалар катнашты. Нидерланд Корольлеге ягыннан Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Илчелегенең сәүдә һәм икътисад буенча киңәшчесе Нора Дессинг, Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Илчелегенең инновацияләр, технологияләр һәм фән буенча атташесы Нордермейр Сибе һәм башкалар булды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кукмара районында моцарелла җитештерү заводын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Ленар Гарипов, Марсель Мәхмүтов һәм Рафаэль Фәттахов, «Молочные горки» ҖЧҖ хуҗасы Алексей Савчук, Exponenta Group предприятиесенең модернизацияләү һәм үстерү буенча директор урынбасары Михаил Глушаков катнашты. Киңәшмәдә Кукмара районыннан район башлыгы Сергей Димитриев, Вахитов исемендәге АХҖК җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, «Урал» АХҖК җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов катнашты. Җыелышта шулай ук банклар вәкилләре дә булды.

Биектау муниципаль районында «Әсән» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында «Терлекләрне кышлатуның барышы һәм 2011 елның 1 декабренә  терлекчелек тармагына йомгаклар» темасына семинар-киңәшмә узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты.  


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Аксубай муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Камил Гыйльманов озатып йөрде.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

1 декабрьдән сөт продукциясен маркировкалауның 3 нче этабы башланды. Татарстанда маркировкалауны  кертүнең бу этабына 27 предприятие керә.

Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» проектында атчылык  юнәлеше  буенча катнашучылар дәресләрдә атларның токымнарын һәм аларны  тукландыру үзенчәлекләрен, ат спортын һәм туризмын үстерүне өйрәнәләр. Программага практик дәресләр дә кертелгән, шуларның берсе  Теләче районының  ат фермасында узды.

Баулыда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты узды, анда  авыл  хуҗалыгы өлкәсенең узган  елгы эшләренә йомгаклар  ясадылар. Районны  социаль-икътисадый үстерүдә катнашучы кешеләргә хөрмәт күрсәтү йөзеннән  әлеге чара инде традициягә әверелде.


3
декабрь, 2021 ел
җомга

11 сентябрьдән Татарстан Республикасының бөтен территориясендә көзге ярминкәләр эшли башлады, алар атна саен шимбә көнне үткәрелә.


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада логистиканы яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион проектлар җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Татарстан  Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Санкт-Петербургтан  «Модуль» ҖЧҖенең коммерция директоры Владимир Гай, шулай ук сату бүлеге белгечләре Александра Соколова һәм Андрей Демченко катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «АПКны цифрлаштыру» стратегик сессиясе узды. Укуда министр урынбасарлары, ведомствоның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International