Казанда бакчачылык һәм яшелчәчелекнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бу ялларда Россия Бакчачылар берлеге вәкилләренең  эшлекле очрашуы узды. Чарада  коммерциячел булмаган  бакчачылык  ширкәтләре (СНТ) эшенә йомгаклар ясадылар, бу елга планнар билгеләделәр һәм санкцияләр шартларында бакчачыларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен үстерү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.

Бүгенге көндә республиканың 23 районында 950 коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте эшли, аларның күпчелеге (90% чамасы) Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан. 2017-2021  елларда ярдәм  итүнең төп  юнәлешләреннән берсе  СНТларның тышкы объектларын ремонтлау булды, моның  өчен республика бюджетыннан 2,7 млрд. сум акча бүлеп бирелде. Эшләрне алга  таба  дәвам итү өчен 2022 елда бакчачыларга республика бюджетыннан СНТларның тышкы инфраструктурасын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләрен башкаруга   550 млн. сум бүлеп бирелде.

 Моннан тыш, Министрлык башлап тышкы инфраструктураны ремонтлауга  бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга 2018 елдан субсидияләр бирү юлы белән СНТларга дәүләт ярдәме күрсәтә. Хәзерге вакытта субсидияләүнең яңа программасы Татарстан  Республикасы  Министрлар Кабинетында, программаның  төп шарты – СНТның  ремонт эшләре хакыннан  кимендә 1/3  күләмендә үз акчалары  булу,  ягъни республика бюджетыннан ремонт эшләренә аның хакының   2/3сеннән артмаган  күләмдә  акча бүлеп бирелә.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International