Татарстанда BELARUS-EXPO үзәге ачылды

2022 елның 29 апреле, җомга

Бүген Алабуга районында сервис зоналы «Беларус»-Экспо үзәген ачу тантанасы булды. Чарада «МТЗ» ААҖ генераль директоры Виталий Вовк, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге бүлекчәсе  җитәкчесе Виктор Щетько, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

 Үзәкнең гомуми мәйданы 2,8 мең кв. метрдан  артык, шулардан:

- җитештерү биналары - 2361,9 кв. м.;

- җитештерүдән тыш биналар: тракторларның һәм төягечләрнең күргәзмә залы - 485,6 кв. м.

Сервис үзәгенең җитештерү мәйданнарында авыл хуҗалыгы техникасын, юл  техникасын һәм  коммуналь техниканы ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү өчен 10 пост, шулай ук запас частьләр склады урнашкан. Әлеге үзәкне ачу республика аграрийларын Белоруссия җитештерүчеләре техникасы һәм сыйфатлы техник сервисы  белән тәэмин итү эшен тагын да югарырак  профессиональ дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен Минск трактор заводы белән күпьеллык хезмәттәшлек бәйли. Хуҗалыкларның машина-трактор паркында бүгенге көндә төрле модификациядәге  8,5 меңнән    артык «Беларус» тракторы исәпләнә. Безнең хуҗалыклар Минск тракторлары исәбенә ел саен үз паркларын яңарталар. Узган 2021 елда «Беларус» маркалы 265 трактор сатып алынды, быел инде 57 трактор сатып алынды», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International