Министрлыкта иммунизациянең мөһимлеге турында лекция үткәрделәр

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бу атнада Министрлыкта иммунизация турында лекция укыдылар. Чара 2022 елгы Бердәм иммунизация атнасы кысаларында узды.

Табиб вакциналаштыруның файдасы, нинди вакциналар ясарга кирәклеге һәм үз сәламәтлегеңне кайгыртуның мөһимлеге турында сөйләде. Һәр кешедә   иммунитет  булдыру чирләрне  профилактикалау һәм алардан  яклау өчен, һәр кеше, шулай  ук җәмәгать иминлеге һәм сәламәтлек өчен мөһим әһәмияткә ия.

Бу лекциянең төп максаты - балалар һәм олылар гомерен  һәм сәламәтлеген саклап  калу өчен вакцинациянең мөһимлеген, аның кирәклеген күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International