Хезмәтне саклау мәсьәләләре игътибар үзәгендә

2022 елның 29 апреле, җомга

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә нинди перспектив чаралар каралган? Һәм бүгенге көндә предприятиеләрдә һәм оешмаларда имин хезмәт шартларын тәэмин итү эшчәнлеге нинди хәлдә? Казан Хезмәт сараенда узган «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар шушы һәм башка темалар буенча фикер алыштылар. Очрашу Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган иде. Залда  утыручылар  арасында   төрле структураларның җитәкчеләре һәм белгечләре генә түгел, ә Татарстанның ерак җирләреннән килүчеләр дә бар  иде. Чара бер үк вакытта онлайн да, офлайн форматта узды.

 2022 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне «Уртак тырышлык белән хезмәтне саклауның уңай культурасын булдырыйк» лозунгы астында уза. Шуңа күрә Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында имин хезмәт шартларын тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында фикер алышу барышында һөнәр берлекләренең  һәм аларның социаль партнерларының уртак эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

 Хезмәтне саклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең якланганлык дәрәҗәсен арттыру максатларында, бүген Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре республика министрлыклары һәм ведомстволары белән тыгыз хезмәттәшлек  итәләр. Хезмәттәшлек рәвешләре төрле: үзара хезмәттәшлек буенча килешүләр төзүдән, уртак  тикшерүләр уздырудан  алып, төрле дәрәҗәләрдә үткәрелә торган утырышларда, киңәшмәләрдә катнашуга кадәр. Киләчәктә  бу уртак эш  тагын да нәтиҗәлерәк булып  дәвам итәргә тиеш, дип билгеләп үттеләр «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар.

 Хезмәтне саклау буенча вәкаләтле башлангыч һөнәр берлекләре  оешмалары тарафыннан урыннарда  предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә системалы эш алып  баруның уңай нәтиҗәләрен Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина да билгеләп үтте. Җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләр   санының тотрыклы рәвештә кими баруы шуны  күрсәтә.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International