Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин эш сәфәре белән Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында булдылар.
Алар Хуҗа-Хәсән авылындагы "Август-Кайбыч" ҖЧҖендә машина-трактор паркын карадылар. Биредә 2 млрд. сумлык яңа техника сатып алынган. Хуҗалык белгечләре һәм механизаторлары белән аралаштылар. Аннары ындыр табагында булдылар, анда яңа эретмә төене урнаштырылган, шунда ук 500 тонна КАС тутырылган 2 зур сыешлыкны карадылар.
Кама Тамагы районында «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖенең 2021 елда төзелгән ашлык киптерү комплексы эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук машина-трактор паркын реконструкцияләү барышын бәяләделәр, запас частьләр складын карадылар, биредә запас частьләрне сатып алу һәм куллану тулысынча цифрлаштырылган, белешмәләр автомат рәвештә 1С программасына кереп урнаша.
"Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ белгечләре Сгоріо программасы ярдәмендә кыр эшләренә идарә итүнең бөтен технологик процессын күрсәттеләр, бу программа кырларның торышын, хуҗалык кырларында техниканың эшләвен оператив мониторингларга ярдәм итә.
Районда шулай ук инвестор үз хуҗалыкларында урнаштырган метеостанцияләрнең берсе тора. Хуҗалыкларда алар температураны, явым-төшемнәрне, һаваның һәм яфрак өслегенең дымлылыгын, җил тизлеген һәм юнәлешен, туфракның температурасын һәм дымлылыгын билгелиләр. Метеостанцияләрдән алына торган күрсәткечләр эшне нәтиҗәлерәк планлаштырырга мөмкинлек бирә.