Казан ІТ-паркында Ассоциация рәисе, Россия Иҗтимагый палатасының АПКны үстерү комиссиясе рәисе Олег Сирота Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.
30 майдан 11 июньгә кадәр Олы Әтнә авылында «Габдулла Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУдә укулар узды. Укулар «Югары сыйфатлы сусыл азык әзерләгәндә технологик нормалар һәм таләпләр» темасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы оешмаларының терлекчелек комплекслары башлыклары, ферма мөдирләре, баш зоотехниклары һәм агрономнары өчен уздырылды. Һәр районнан 2шәр кеше катнашты. Барлыгы 100 кеше укыды. Укулар 96 сәгать барды, шуннан 72 сәгать теоретик өлеш һәм 24 сәгать практик өлеш булды. Укулар тәмамлангач, белгечләргә укулар узу турында сертификатлар тапшырылды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 14 июлендәге 717 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл туризмын үстерү буенча проектларны конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру (алга таба - сайлап алу) максатларында, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 10 февралендәге 68 номерлы боерыгы белән расланган Авыл туризмын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру тәртибе нигезендә документлар кабул кабул итү башлану турында игълан итә.
Арча муниципаль берәмлегенең "Ташкичү" агрофирмасы” базасында сабанчылар арасында традицион район конкурсы булды. Чакырылган кунак буларак, чарада Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина катнашты.
Казанда 6-8 июльдә «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кунаклары илебез һәм чит ил селекциясе казанышлары, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендәге төрлелек белән таныша, шулай ук реаль кыр шартларында компанияләрнең тәҗрибәсен күрә алачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 14 маендагы 731 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле әйләнешкә кертү һәм Россия Федерациясенең мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында «Лаеш сугару системасының төньяк участогын реконструкцияләү, Лаеш муниципаль районы, Татарстан Республикасысы» объекты буенча төзү-монтаж эшләре вакытыннан алда төгәлләнде. Россия Федерациясе бюджетыннан финанслау 50 млн. сум тәшкил итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда татар халкының милли Сабантуй бәйрәмендә булдылар. Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башкалар да бар иде.
18 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре “Үз туган ягыңны бел” темасы буенча чаралар кысаларында Зеленодольск районында булдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм!
Бүген «Казан» халыкара ат-спорт комплексында 2022 елгы Сабан туен бәйрәм итүгә багышланган ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.