Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар сыер саву технологияләре буенча теоретик белемнәрне практикада ныгыттылар. Күчмә дәресләр барышында «Терлекчелек» төркемчәсенә йөрүчеләр Татарстан Республикасының уңышлы фермер хуҗалыклары тәҗрибәләрен өйрәнделәр.
Катнашучылар Татарстан Республикасы Саба районындагы «Мөхәммәтшин З.З.» КФХсының роботлаштырылган сөтчелек комплексында сөт җитештерүнең ничек автоматлаштырылуы турында күп нәрсә белделәр. Курс узучыларга сыер саву, хайваннарны ашату, абзарларны җыештыру һәм утлыклар өчен җаваплы роботларны күрсәттеләр. Моннан тыш, яшь терлекләрне тоту һәм үстерү, фермада микроклимат булдыру һәм аны көйләү технологияләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
“Дөресен генә әйткәндә, безнең сөт фермаларында шундый заманча технологияләрнең кулланылуы гаҗәпкә калдырды. Роботлар сөтне берничә тапкыр арттырырга, ә хезмәт чыгымнарын киметергә ярдәм итә. Әлеге тәҗрибәне киләчәктә үземнең хуҗалыкта һичшиксез кулланам”, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты “Фермер мәктәбе” курсларына килгән Азат Гапсәләмов.
«Терлекчелек» төркеме тыңлаучылары Алексеевск районындагы «Левашово» терлекчелек комплексында булганда сөт терлекләрен тотуның үзенчәлекләрен өйрәнгәннәр иде инде. Катнашучыларга терлек азыгы әзерләү механизмын, бозауларны карау һәм үстерү технологиясен, сыер абзарының җил үткәрми торган пәрдәләре системасын күрсәттеләр. Шулай ук тыңлаучылар бозаулату бүлегендә, саву залында, терлек азыгы цехында булдылар.
Курсны узучылар алган белемнәрен бизнес-проектларын әзерләүдә һәм яклауда кулланачаклар, аларны яклау нәтиҗәләре буенча «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» өстәмә белем программасы буенча дәүләт үрнәгендәге диплом алачаклар. «Фермер мәктәбе»ндә укулар Россельхозбанкның финанс ярдәме һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән Казан дәүләт аграр университеты базасында алып барыла.