«Вахитов» исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында автоматлаштыруны гамәлгә кертү

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итү буенча комплекслы программа эшләнде һәм уңышлы тормышка ашырыла. Цифрлы   чишелешләр өчен уку һәм җайланмалар  бәясенең 50%ын дәүләт түли.

Программа берничә этапны үз эченә ала: квалификация күтәрү курсы, хуҗалыкка анализ ясау, аннары автоматлаштыру системаларын комплекслы гамәлгә кертү һәм консалтинг хезмәте күрсәтү. Әлеге программа кысаларында үзебездә эшләнгән   программа   гамәлгә кертелә.

Язгы уку курсын  республиканың 10 районыннан 39 хуҗалык уңышлы тәмамлады, 68 җитәкче һәм 87 белгеч укып  чыкты.

 Белгечләре укып чыккан  шундый хуҗалыкларның берсе – «Вахитов»  исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Үз хуҗалыгын цифрлы үстерүнең индивидуаль планын яклаганнан соң гына, алар проектның алдагы этабына – предприятиене анализлауга керешә алдылар.

Хуҗалыкны автоматлаштыруның барышы  турында күбрәк  мәгълүматны  «Агрополия» сайтында укып белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International