2022 елның 8 июлендә Россиядә беренче тапкыр «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринар-ортопеды (тоякчысы)» төбәк һөнәри осталык конкурсы узачак. Ярыш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «РАЦИН» АҖ һәм «Тимофеев+» ҖЧҖ компанияләре белән берлектә оештырыла.
28 июньдә коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидияләр бирү өчен документлар кабул итүнең беренче туры тәмамланды. Заявкалар буенча гомуми сумма 140,3 млн. сум тәшкил итә. 2022 елга барлыгы 237 млн. сум бүлеп бирелә. Сайлап алу агымдагы елның 12 июлендә тәмамлана.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә автоматлаштыру буенча ярдәм итү программасы старт алды. Программа кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр предприятиене комплекслы автоматлаштыру өчен 50% финанслашу белән җайланмалар сатып алырга һәм программаны гамәлгә ашырырга мөмкин. Программа «РИВЦ» АҖнең бердәм интеграторы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.
Бүген Түбән Кама районында “Кармалы” ҖЧҖ базасында «Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сарыкчылык һәм тармакны табышлы итү юллары» темасына семинар узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Рестораторлар һәм Отельерлар Федерациясенең Татарстан Республикасындагы вәкиллеге башлыгы Нурислам Шәрифуллин, терлекчелек җайланмалары белән тәэмин итүчеләр, шулай ук сарыкчылык хуҗалыкларының җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Нурлат районында машина белән сыер саву операторлары һәм терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында һөнәри осталыкка конкурс узды. Чараның тантаналы ачылышында катнашучыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.
1 июльдән “Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС) ашлыкны һәм ашлык эшкәртү продуктларының йөрешен теркәү башлана. Шул вакыттан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, ашлыкны саклап тотучылар, сатып алучылар һәм башка катнашучылар ашлыкны сатканда, сатып алганда һәм башка урынга җибәргәндә дәүләт мониторингын гамәлгә ашыру һәм йөртү документларын рәсмиләштерү өчен ашлык партияләре турында «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасына ирекле рәвештә мәгълүмат бирә алачаклар. 1 сентябрьдән әлеге мәгълүматны системага кертү мәҗбүри булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих Сибәгатуллин белән хушлашу тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Оренбург өлкәсе авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министры урынбасары Жанар Курманбаев белән очрашу узды. Алар республика башкаласына АПКны цифрлаштыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен килделәр. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Оренбург өлкәсе Авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгының мәгълүмати тәэмин итү бүлеге баш белгече Юрий Карачун һәм башкалар катнашты.
Берничә буын атчылар нәселеннән Дугуйдан Винокуров 2021 елның 1 мартында якут токымлы дүрт ат белән Оймяконнан чыгып китә. Бүген Татарстан республикасы чигендә Уба авылы янында аны тантаналы рәвештә Баулы муниципаль районы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Айрат Хәбибуллин каршыладылар.
Казан ІТ-паркында Ассоциация рәисе, Россия Иҗтимагый палатасының АПКны үстерү комиссиясе рәисе Олег Сирота Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.