«Алтын көз-2022» XXIV Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын мониторинглауны уздырган өчен” номинациясендә Көмеш медаль һәм диплом белән бүләкләнде, ә Үзәкнең директоры Локманов Әнәс Әхтәм улы “Урта Идел буеның известьланган кара туфраклы җирләренең ресурс потенциалы” монографиясе өчен бронза медаль белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында әче туфракны мониторинглау һәм аны известьлау буенча планлы эш алып барыла. Агымдагы 2022 елда оешма белгечләре тарафыннан 354 мең га мәйданда (Саба районында - 53 мең га, Кайбыч районында – 44,6 мең га, Балтач районында – 44,5 мең га, Арча районында – 41,6 мең га, Чүпрәледә – 38,4 мең га һәм башкалар) туфракны агрохимик һәм экологик-токсикологик тикшерү үткәрелгән, ның нәтиҗәләре буенча 184 авыл хуҗалыгы предприятиесе туфракның уңдырышлылыгына анализ һәм картограмма алачак.
Татарстан Республикасы Лаеш районында 6 мең гектар мәйданда ятма җирләрдәге туфракка тикшерү уздырылган, аның барышында тулаем туфрак катламын, аларның уңдырышлылыгын, су-физик, агрохимик үзенчәлекләрен, эрозия дәрәҗәсен характерлый торган материаллар алынган. Мондый мәгълүмат җирләрдән нәтиҗәле файдалануны һәм аларны саклауны җир ресурсларының торышын исәпкә алуны оештыру чараларын эшләү өчен кирәк.
Агрохимия үзәгенең аккредитацияләнгән лабораториясе ел саен яңа җайланмалар белән тулыландырыла. Мәсәлән, 2022 елда туфракның җитештерүчәнлеген һәм төп уңдырышлылык күрсәткечләрен билгеләү сыйфатын арттыру өчен үзебездә җитештерелгән «Аналит 1Л» автоматлаштырылган заманча линиясе сатып алынган, бу сәгатькә 200гә якын үрнәкне эшкәртергә һәм нәтиҗәләрне компьютерга белешмәләр базасына кертергә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасында ел саен 75 мең гектардан артык мәйданда әче туфрак известьлана (химик мелиорацияләнә). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең чыгымнарын республика һәм федераль максатчан программалар кысаларында 50% күләмендә субсидияли.
Республика шартларында химик мелиорацияләү бөртекле культуралар уңышын - гектардан 6 центнерга, кукурузның яшел массасын 4,5 центнерга кадәр арттыра.