Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Росагролизинг» вәкилләре белән киңәшмә узды, аны аның генераль директоры урынбасары Александр Сучков алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.
Росагролизинг авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен ташламалы лизинг программаларын гамәлгә ашыруны, фермерларга ярдәм итүне, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланмалар белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра.
“Без сезне бирегә Росагролизинг җәмгыятенең яңа кабул ителгән ташламалы программалары һәм җайланмалар кайтару шартлары белән таныштыру өчен җыйдык. Росагролизинг - авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары белән иң ышанычлы тәэмин итүчеләрнең берсе. Росагролизинг белән эшләү дәверендә барлыгы 30 млрд.сумлык 6,3 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм төрле җайланмалар ккайтарылды”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Росагролизинг генераль директоры урынбасары Александр Сучков компаниянең шактый алга китүе турында сөйләде. Быелгы елның катлаулы булуына да карамастан, компания Үзәк банкның төп ставкаларын үзгәртмәде, барлык шартнамәләрне дә без үзебез алдан билгеләгән шартларны исәпкә алып үтәдек, диде ул.
Чара ахырында Росагролизинг җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм техника белән тәэмин итүчеләрнең сорауларына җаваплар бирделәр.
Ташламалы кредит бирү программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3427277.pdf