Бу елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр Мәскәүдә Россиянең иң зур агросәнәгать күргәзмәсе - 24 нче «Алтын көз» бөтенроссия күргәзмәсе узды. Татарстан экспозициясе күргәзмәдә иң күләмле урыннны биләп торды.
Татарстан аграрийлары һәм аларның партнерлары тармак конкурсларына 20дән артык эш тәкъдим иттеләр. Катнашучылар арасында - Татарстанның мелиорация предприятиеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, крестьян-фермер хуҗалыклары, сугарулы җирләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен уңышлы үстерүче инвесторлар һәм башкалар бар иде.
Илнең төп агрокүргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының барлык департаментлары тарафыннан уздырылган тармак конкурсларының йомгаклау нәтиҗәләре билгеле булды.
Татарстанның тормышка ашырылган проектлары, фәнни эшләнмәләре һәм практик казанышлары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары бүләкләренә ия булдылар.
Мәсәлән, “Татмелиоводхоз” идарәсе ФДБУга берьюлы биш алтын медаль һәм диплом бирелде, шул исәптән:
- "Инновацияләрне авыл хуҗалыгына уңышлы керткән өчен" номинациясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итә торган инновацион мелиоратив игенчелек алымнарын эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен",
- "Мелиорацияләнгән җирләрдә нәтиҗәле авыл хуҗалыгы җитешерүе өчен кирәкле шартлар тудырган өчен»,
- "Татарстан Республикасында мелиоратив игенчелекнең инновацион үсешен фәнни тәэмин иткән өчен»,
- "Татарстан Республикасы Лаеш районының "Агробиотехнопарк" ҖЧҖендә мелиорация системасын эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен",
- "Туфракны эрозиядән саклау буенча чаралар үткәргән өчен".
“Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ «1922-2022 елларда Татарстанда мелиорация» фәнни-тарихи басма әзерләп чыгарган өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Алтын медале белән бүләкләнде.
Мелиорацияне үстерүче һәм сугарулы җирләрдә продукция үстерүче, мелиорация өлкәсендә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы хуҗалыклар да күп медальләр алдылар. Шул исәптән түбәндәгеләр Алтын медальләр белән дә бүләкләнделәр:
- “Кырлай” агрофирмасы” ҖЧҖ - “Бәрәңге игүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен”,
- “Авыл” сату-тәэмин итү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (СПСК) - “Ачык грунтта яшелчәләр җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен”,
- «Нармонка» агрофирмасы” ҖЧҖ – “Ачык грунтта яшелчә культуралары җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен”,
- Татарстан Республикасы Зеленодольск районының «Майский» теплица комбинаты” ҖЧҖ - “Ябык грунтта яшелчә культуралары җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен”.
Түбәндәгеләр Көмеш медальләр белән бүләкләнде:
- Казан сугару техникасы заводы - «Илнең иң яхшы ирригацион җайланмалары һәм сугару техникасы җитештерүче» конкурсы нәтиҗәләре буенча дистанцион мониторинг һәм контроль системасы белән “Казанка” «Киң колачлы әйләнмәле сугару җайланмасын җитештерүне оештырган өчен”,
- ТР Әлмәт районының “Авыл” сату-тәэмин итү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (СПСК) - «Овощная долина» мелиоратив сугару системасы проектын эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен”;
- ТР Кукмара районының “Урал” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (СХПК) - “Авыл хуҗалыгы мелиорацияләрен үткәрү исәбенә үз азык базасын тәэмин итү” проектын эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен”,
- ТР Арча районының “Кырлай” агрофирмасы” ҖЧҖ" – “Игенчелекнең фәнни нигезләнгән агроландшафт системасын эшләгән өчен”,
- ТР Лаеш районының “Нармонка” агрофирмасы” ҖЧҖ - «Сугару системасын реконструкцияләү һәм төзү проекты»н эшләгән өчен,
- Алабуга районының “Вятские Зори” ҖЧҖ - «Ачык грунтта яшелчә культуралары җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен».
Моннан тыш, мелиораторларның партнерлары профильле конкурс йомгаклары буенча иң югары бәяләрне алдылар, Татарстан Республикасында алар белән хезмәттәшлектә туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру буенча планлы эш алып барыла.
Аерым алганда, Алтын медаль белән «Татагрохим» ААҖ бүләкләнде - «Туфракны агрохимик мелиорацияләү (известьлау) буенча чаралар үткәргән өчен».
Түбәндәгеләр Көмеш медаль белән бүләкләнде:
- «Татарский» агрохимия станциясе үзәге” ФДБУ - «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгына мониторинг уздырган өчен»;
- Татарстан агрохимия һәм туфрак эшчәнлеге фәнни-тикшеренү институты – Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе - «Игенчелектә һәм үсемлекчелектә цеолитлы токымнарны практикада куллану буенча күрсәтмәләр эшләгән өчен»,
- Казан ДАУ федераль дәүләт югары белем бирү учреждениесе - «Урта Идел буендагы кара туфраклы әче җирләрнең ресурс потенциалын өйрәнү юлы белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгына мониторинг уздырган өчен» Бронза медаль белән бүләкләнде.
“Мелиорация - Татарстан авыл хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Республика үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп кенә калмый, аны дөньяның башка илләренә дә экспортлый. “Алтын көз”дә алынган медальләр Татарстан аграрийларының һөнәри осталыгын һәм аларның эшенең югары сыйфатлы булуын раслый”, - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты вәкиле Андриан Калинин бүләкләү процедурасы тәмамланганда.
«Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе - Россия агросәнәгать комплексының иң эре һәм һөнәри юнәлешле чараларының берсе.
Күргәзмә эше барышында Татарстан Республикасы экспозициясендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, Россия Фәннәр академиясе академиклары, төбәкләрнең авыл хуҗалыгы министрлары булдылар.