Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы яңа материалда 2019 елдан 2021 елга кадәр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең финанс торышына һәм эшчәнлек нәтиҗәлелегенә анализ бар.
2021 ел йомгаклары буенча Татарстанда агросәнәгать комплексының 417 оешмасы теркәлгән. Коммерция оешмалары арасында табыш китерүчеләр өлеше 89,3% тәшкил итә (2020 елда – 95,3%).
2021 елда республика аграрийлары өчен финанс югалтуларының төп сәбәбе корылык булды.
2022 ел йомгаклары буенча республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары шактый табыш алырга өметләнә. Мәсәлән, 2022 елның гыйнвар – июнь айларында ук аларның кереме 65 010 мең сум булган (2021 елга карата 120%).
Лидер районнар:
Тукай,
Зеленодольск,
Лаеш,
Кукмара,
Саба.
Әлеге районнарга шул чорда алынган табышның 41,3%ы туры килә.
Тулырак мәгълүматны «Аналитика» бүлегендәге статьяда укыгыз.