ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген Биектау районында "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ   базасында  сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 5 нче республика конкурсы һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 44 нче республика конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тармакны 2030 елга кадәр цифрлаштыру стратегиясен кабул итте. Стратегия кысаларында АПКны цифрлаштыруны арттыруга ярдәм итә торган  берничә проект һәм программа эшләнде. Тармакны автоматлаштыруга аерым игътибар бирелде, теләгән кешеләр авыл  хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә автоматлаштыруга ярдәм итү программасында катнаша алалар.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән киңәшмә узды, анда аграр секторның агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков рәислегендә министр урынбасарлары  Ленар Гарипов, Ришат Хәбипов, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов һәм бүлек башлыклары катнашында узды. 

22 июньдә - хәтер һәм кайгы көнендә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә бөтен Россия буенча бер үк вакытта “Бер минут тынлык” Бөтенроссия акциясе үткәреләчәк. Нәкъ менә шул көнне – 22 июньдә – 81 ел элек 27миллион кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башланган.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында бүген Кукмара  муниципаль районының "К.Ф.Шакиров ис. Зур Сәрдек гимназиясе" МББУнең җәйге лагере базасында  «Цифр дәресе»  узды. Аны 7-8 сыйныф укучылары өчен Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков үткәрде.

Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде.  Ул Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) чараларында катнаша.

Зәй районы кырларында  азык культураларын  җыю яхшы темпларда  бара. Барлык агрофирмалар да люцерна чаптыруга  керештеләр. Эшкә 4 «Ягуар» азык җыю комбайны, 2 «Джон-Дир» маркалы азык җыю комбайны, 17  чапкыч җәлеп ителгән. Районда, 2022 елгы чәчүлекләрне дә исәпкә алып, 7300 гектар күпьеллык үләннәр мәйданы бар. Терлекләрне уңышлы кышлату һәм югары савым алу өчен район аграрийларына 34,5 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк, ел ярымлык запас белән исәпләгәндә - 52 мең тонна. Бүгенге көнгә 3 мең тонна сенаж әзерләнгән, сенаж өчен 1652 га чабылган. Бер үк  вакытта  печән әзерләү дә бара, 166 гектар чабылган, бүгенге көнгә 105 тонна печән әзерләнгән.

Зәй муниципаль районы аграрчылары чиста һәм сидераль пар җирләрен  эшкәртүне дәвам итәләр. Сидератлар җирләрне биологияләштерүдә иң уңай  ысул булып санала, алар туфракның структурасын яхшырта, азот белән баета һәм чүп үләннәренең үсешен киметә, шул ук вакытта җир  өслегендә   компост барлыкка килә, туфракны    эрозиядән һәм аның  файдалы  катламы  юылудан  саклый. Көз көне бу кырларда көзге бодай чәчү планлаштырылган. Пар җирләренең  барлык  мәйданы 17 мең га тәшкил итә, шулардан  8 мең гектары сидераль җирләр.Эшкә  19 агрегат җәлеп ителгән.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

1 июльдән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең һәм ашлык комплексын үстерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы башка затларның «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында ихтыярый нигездә  теркәлү мөмкинлеге булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Анда министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International