10 сентябрьдән Казанның 14 мәйданчыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә мәйданчыкларында яшелчә, шикәр, он, ит, балык, сөт, бал, сыр, йомырка, казылыклар һәм республика җитештерүчеләренең башка продукциясен сатып алырга мөмкин.
Үткәрелгән 8 ярминкә йомгаклары буенча: 820,7 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Шәһәр халкы 10774,9 тонна яшелчә, шул исәптән 7292,6 тонна бәрәңге, 125,4 тонна үлчәүле сөт, 825,6 тонна ит, шул исәптән 506,4 тонна сыер ите сатып алган. Ярминкәләр үткәрү өчен 8260 берәмлек автотранспорт җәлеп ителгән.
Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көнне 24 декабрьгә кадәр булачак.