Бөтен Россиядән 200дән артык компания 2 көн дәвамында 30 мең квадрат метр мәйданда авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары, нәтиҗәле терлекчелек һәм үсемлекчелек өчен чимал, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төрү эшләнмәләрен күрсәтәчәк.
Эшлекле программаның төп вакыйгасы буларак, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак.
Күргәзмәдә катнашу өчен заявканы tatagroekspo.ru сайтында калдырырга мөмкин.