Бүген аграр бизнесның ТОП-менеджменты өчен курсның беренче көзге уку агымы башланды. IT-паркта 41 хуҗалык вәкилләре – авыл хуҗалыгы җирештерү предприятиеләре җитәкчеләре, финанс директорлары, икътисадчылар һәм баш бухгалтерлар җыелды.
Беренче агымны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
Цифрлы трансформация буенча әйдәүче эксперт Михаил Ясаков белән бергә беренче уку көнендә бик күп мәгълүмат тупларга туры киләчәк. Гомумән алганда, 7 көн эчендә аграрийлар цифрлы технологияләр ярдәмендә үз хуҗалыклары белән идарә итү өчен шактый күп белем һәм күнекмәләр алачаклар.
Исегезгә төшерәбез, квалификация күтәрү курсында уку дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә бөтенләй бушлай.
Яңалыкларны «РИВЦ» АҖ белән бергә күзәтеп барыгыз!