«Алтын көз-2022» XXIV Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын мониторинглауны уздырган өчен” номинациясендә Көмеш медаль һәм диплом белән бүләкләнде, ә Үзәкнең директоры Локманов Әнәс Әхтәм улы “Урта Идел буеның известьланган кара туфраклы җирләренең ресурс потенциалы” монографиясе өчен бронза медаль белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итү буенча комплекслы программа эшләнде һәм уңышлы тормышка ашырыла. Цифрлы чишелешләр өчен уку һәм җайланмалар бәясенең 50%ын дәүләт түли.
10 сентябрьдән Казанның 14 мәйданчыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә мәйданчыкларында яшелчә, шикәр, он, ит, балык, сөт, бал, сыр, йомырка, казылыклар һәм республика җитештерүчеләренең башка продукциясен сатып алырга мөмкин.
Бүген аграр бизнесның ТОП-менеджменты өчен курсның беренче көзге уку агымы башланды. IT-паркта 41 хуҗалык вәкилләре – авыл хуҗалыгы җирештерү предприятиеләре җитәкчеләре, финанс директорлары, икътисадчылар һәм баш бухгалтерлар җыелды.
Бүген Игенчеләр сараенда «Хезмәт кешесенә дан» 14 нче яшь комбайнчылар республика конкурсының финалы узды. Ул саен үткәрелә торган масштаблы акция урак - 2022 башлану белән бергә башланып киткән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында эшче киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә барышында техниканы көзге-кышкы саклауга кую, соңгы культураларны җыеп бетерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
2022 елның икенче кварталында комбинат 48,8 мең тонна сөт продуктлары җитештергән.
10 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Продукция белән республиканың 32 муниципаль районы, агрохолдинг предприятиеләре, кече хуҗалыклар тәэмин итә.
29 октябрьдә Казан дәүләт энергетика университетының Ачык ишекләр көненә килүчеләрне кызыклы экскурсияләр, концерт программасы һәм эчтәлекле презентацияләр көтә.
Республикада «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәләре дәвам итә. Апас муниципаль районында семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.