2022 елның 5 декабрендәге 507-ФЗ номерлы Федераль закон авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен тартып алу механизмын үзгәртә. Аерым алганда, 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясына түбәндәге очракларда суд карары белән милекчедән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеген тартып алу буенча үзгәрешләр кертелде, әгәр федераль дәүләт җир контроле кысаларында:
1. контроль (күзәтчелек) чарасын уздыру датасына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлегеннән 3 ел дәвамында һәм аннан озаграк арада максатчан файдаланмау факты ачыкланса;
2. мондый кишәрлек контроль (күзәтчелек) чарасын уздыру датасына, Россия Федерациясе законнарын бозып, күзәтчелек кысаларында әлеге бозу ачыкланган датадан кимендә 3 ел рәттән кулланылса;
3. кишәрлек, Россия Федерациясе законнарын бозып, шуның аркасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын шактый киметүгә китереп яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китереп кулланылса;
4. сатып алынган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге ул сатып алынган датадан соң 1 ел узгач максатчан билгеләнештә файдаланылмаса (авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып барылмаса).
Хокук бозулар бетерелмәгән очракта, милекчегә күрсәтмә бирелә. Мондый күрсәтмәдә күрсәтелгән таләпләр үтәлмәгән очракта, административ җәза билгеләнә һәм, мондый күрсәтмәне үтәмәгән өчен гаепле затны административ җаваплылыкка җәлеп итү турындагы карар үз көченә кергән көннән 10 эш көненнән дә соңга калмыйча, вәкаләтле орган:
1) хокук бозуларның бетерелмәвен раслый торган материалларны Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органына җибәрә;
2) кишәрлектән максатчан файдаланмауга яки аннан Россия Федерациясе законнарын бозып файдалануга бәйле рәвештә аны тартып алу турындагы эшне судта карау тәмамланганчыга кадәр җир кишәрлегенә милекчелек хокукының күчүен, тукталуын, чикләнүен дәүләт теркәвенә алуның, мондый кишәрлеккә йөкләнеш билгеләүнең мөмкин булмавы турында Росреестрга гариза бирә.
Хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелгән кишәрлек милекчесе мондый кишәрлекне залогка тапшырырга, андый кишәрлеккә милекчелек хокукын күчерүгә, туктатуга юнәлдерелгән алыш-бирешләр ясарга хокуклы түгел. Мондый мөмкинлек, кисәтү алып, кишәрлеккә милекчелек хокукыннан баш тарткан яки аны судта караганчы ук сатып җибәргән җавапсыз хуҗаларның ялган сатуларын туктатырга ярдәм итәчәк. Шулай итеп, алар өстеннән җаваплылык төшә иде. Инде яңа хуҗага дәгъва белдерү өчен тагын берничә ел узу кирәк. Шул вакыт эчендә кишәрлек кабат берничә мәртәбә сатыла. Вакыт уза тора, җирне чүп басып китә, гаеплеләр табылмый. Яңа закон кулланылмавы ачыкланган җирләрне сатуны шунда ук чикләргә мөмкинлек бирә.
2 ай узгач, әлеге вәкаләтле органнар мондый җир кишәрлеген тартып алу таләбе белән судка мөрәҗәгать итәләр. Ә суд карары үз көченә кергән көннән соң 4 ай узгач, мондый җир кишәрлеген сату буенча ачык торглар үткәрелә.
Ачык торгларда җир кишәрлеген сатудан йә мондый җир кишәрлеген дәүләт яисә муниципаль милеккә тапшырудан кергән акчалар, ачык торгларны, шул исәптән бәяләү буенча эшләрне әзерләүгә һәм башкаруга тотылган чыгымнарны тотып калып, җир кишәрлегенең элеккеге милекчесенә түләнә.