2022 ел дәвамында «Август-Агро» идарәчел компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә үз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарына җаваплы затлар өчен ягулык дәрәҗәсен күрсәтә торган автоматлаштырылган сигналлы датчиклар урнраштырды. Цифрлы яңалыкның төп файдасы йөк автомобильләрендә ягулык-майлау материаллары тоту нормаларын киметүдән гыйбарәт: мәсәлән, 2021 елда КамАЗда «Август-Агро» агрофирмаларының уртача ягулык чыгымы 100 км-га 52,7 литр тәшкил иткән, ә 2022 елда – 49,3 литр, ягъни 6,5% ка кимрәк. «Август» компаниясенең Татарстан авыл хуҗалыгы бизнесы масштабларында (190 меңнән артык. га чәчүлекләр) шактый акчалары янга калган. Ягулык датчиклары эш өчен кирәкле ягулык күләмен максималь төгәллек белән алдан билгеләргә һәм аның артык тотылуын булдырмаска ярдәм итә.
Бүгенге көндә «Август-Агро» идарәчел компаниясе комбайннары - 50% һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы (сиптергечләр, КамАЗлар, тракторлар һ.б.) 100% күләмендә ягулык дәрәҗәсен билгеләү датчиклары белән җиһазландырылган. Калган барлык техниканы 2023 елда җиһазлап бетерү планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы машиналарына җайланмаларны урнаштыру һәм программа белән тәэмин итүне көйләү белән үз илебез подрядчысы шөгыльләнә. «Август-Агро» белгечләре билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, шул ук күләмдәге авыл хуҗалыгы эшләренә уртача еллык ягулык чыгымы кимегән. “Август-Агро” иминлек хезмәте белән берлектә ягулык дәрәҗәсендәге үзгәрешне диаграмма рәвешендә күрсәтә торган автоматлаштырылган исәпләү системасы эшләнгән.
Ул артык кискен төшеп киткәндә, телеграм-бот ярдәмендә бу турыда җаваплы белгечләргә хәбәр җибәрелә. Әгәр дә ягулык дәрәҗәсе техниканың җир рельефында уңышсыз урнашуы аркасында үзгәрсә, бу хәл тотрыклангач, мондый мәгълүмат шулай ук теркәлә, бу исә «ялган сигналны» киметергә мөмкинлек бирә. Ягулык башта ягулык салу станциясенең үзендә карточка системасы ярдәмендә исәпкә алына, һәр авыл хуҗалыгы техникасының үзенең ягулык картасы бар, барлык хәрәкәт һәм ягулык-майлау материалларының тотылышы литрга кадәр төгәллек белән контрольдә тотыла.
“Төгәл игенчелек технологияләре авыл хуҗалыгы җитештерүен алып баруны нигездән үзгәртергә ярдәм итә – алар аграрийларга барлык процессларны белеп торырга һәм аларны оптимальләштерү юлларын ачарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, предприятиедә ягулык тоту нормалары гадәттәгечә исәпкә алынганда, икътисадчы, «кырга» чыгып, аерым бер вакыт аралыгында күпме ягулык тотылуын билгеләү нигезендә исәпләп чыгарган булса, ягулык дәрәҗәсен билгели торган датчикларның күрсәткечләре исә тулаем эш вакытына чыгымнарны анализларга һәм күпкә төгәлрәк күрсәткечләр алырга мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте «Август-Агро» идарәчел компаниясе генераль директоры Айдар Галәүтдинов.
Мондый алым – даими килеп тора торган GPS һәм башка системалар белешмәләре, белгечләр әйтүенчә, механизаторлар өчен эш нормаларын төгәлрәк билгеләргә ярдәм итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 ел дәвамында «Август-Агро»ның барлык урып-җыю техникасы кырдан продукция ташуны күрсәтә торган датчиклар белән җиһазландырылган, алар бер комбайннан төягеч-бункерга ничә мәртәбә ашлык салынуын билгеләргә һәм шуның белән комбайннар буенча ашлык тоннажы бүленешен күрергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук «Август-Агро» ИК хуҗалыкларында һәр техникага авыл хуҗалыгы эшләрен башкару өчен оптималь булган стандарт хәрәкәт маршрутлары эшләнгән, алардан читләшкән очракта, агрофирмалар җитәкчелегенә бу хакта тиз арада мәгълүмат килә, бу да вакытлы һәм җитештерү ресурсларын бәрәкәтле тотарга ярдәм итә. Даими рәвештә керә торган GPS белешмәләре нигезендә хәрәкәт динамикасыннан чыгып, хәл ителергә тиешле мәсьәләне ачыкларга мөмкин – мәсәлән, икмәк кабул итү пунктларында продукция бушатканда бункер-бушаткычларның “простой” (эшсез) торуын ачыкларга була. Бу участокта контроль булу комбайннарның икътисадка зыян салып буш торуларын булдырмаска ярдәм итә. Продукция йөртүнең тулы циклын - кырдан ашлык кабул итү пунктына кадәр - күзәтеп тору системасын булдыру өчен 2023 елда барлык урып-җыю һәм башка транспорт техникасын, шулай ук кирәкле инфраструктураны идентификацион билгеләү комплексы белән җиһазлап бетерү планлаштырыла.