2022 елның 22 октябрендә Казан базарларында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Төп ярминкә мәйданчыгында - Казан Агросәнәгать паркындагы ярминкәне инде ничәнче мәртәбә Татарстан мелиораторлары белән берлектә Татарстан Республикасы Кукмара районы оештырган иде. Ярминкәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды һәм китерелгән товарлар ассортименты һәм аларга бәяләр белән танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Аның белән бергә «Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм “Татмелиоводхоз” идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин йөрделәр. Шәһәрлеләр министрга, шулай ук мелиораторларга һәм авыл халкына ярминкәгә килгәннәре, авыл хуҗалыгы продукциясенең төрлелеге һәм ярминкәнең югары дәрәҗәдә оештырылганы өчен рәхмәт белдерделәр.
Бүген Теләче районында терлекчелек буенча зона семинарларына старт бирелде. Алар республиканың 5 зонасында узачак. Бүгенге киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раил Гаффаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, тугыз муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Күргәзмәдә 38 предприятие үзләренең яңа нәтиҗәле технологияләрен, җайланмаларын, инструментларын, ветеринария препаратларын, азык өстәмәләрен тәкъдим итте.
Татарстанның аграр предприятиеләре авыл хуҗалыгы өчен инновацион Россия препаратларының нәтиҗәлелеген өйрәнүгә юнәлдерелгән «Иннагро» сынаулар программасына йомгаклар ясыйлар.
2022 елның 5 - 8 октябрендә 24 нче “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды, анда “Җитештерүдә сугарулы җирләр файдаланучы иң яхшы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе” номинациясендә Әлмәт районыннан “Авыл” авыл хуҗалыгы кулланучылар-сату кооперативы көмеш медаль белән бүләкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2023 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белешмәләренең «Агрополия» бердәм цифрлы системасы киңәйде!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы узды.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының "Агрополия" мәгълүмат системасы даими модернизацияләнә, ул аннан һәркем файдалана алырлык һәм уңайлырак була бара.
Республикада 10 сентябрьдән Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллы һәм Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Продукция белән республиканың 32 муниципаль районы, агрохолдинг предприятиеләре, кече хуҗалыклар тәэмин итә.