Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Балалар республика клиник хастаханәсендә (ДРКБ) озак вакыт дәвалану узучы балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырды

2022 елның 23 декабре, җомга

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Казанда  Балалар республика клиник хастаханәсе каршындагы “Гаилә бергә” хәйрия  фонды  йортында яшәүче  балалар өчен Яңа  ел  бәйрәме  оештырды.   Бүген биредә ата-аналары  белән бергә   24 бала яши, алар Балалар республика клиник хастаханәсендә авыр һәм озак вакыт дәвалану  узалар.
Балалар өчен Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән кызыклы яңа ел программасы оештырылды. Балалар конкурсларда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр һәм җырладылар. Программаның иң кызыклы өлеше  - тылсымлы яңа ел  элементлары белән фокусчының мавыктыргыч чыгышы булды. Бәйрәм ахырында һәр бала татлы Яңа ел бүләге алды, ә ата-аналарга предприятиедән сөт продуктлары бирелде. Шулай ук Гаилә йорты җитәкчелеге үтенече буенча Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты  су фильтрлау өчен картриджлар җыелмасын бүләк итте.
 “Татарстан  Республикасы  Сәламәтлек  саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе пациентлары өчен Яңа ел бәйрәме оештырган өчен Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинатына аерым рәхмәт белдерәбез. Сез бирә торган матур хисләр балаларның психоэмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, нәтиҗәдә, бу аларның дәвалану барышына  тәэсир итә һәм тизрәк савыгуларына  ярдәм итәргә мөмкин”, - диде «Гаилә бергә»  Хәйрия фонды  йорты директоры Юлия Маркова. 
 Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты өчен Яңа ел хәйрия акцияләре үткәрү матур традициягә әйләнде. Узган ел комбинат авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар яши торган  Казанның  “Бишек”  («Колыбель») приютында Яңа ел бәйрәме үткәргән иде. 
Моннан тыш, предприятие Чистай шәһәренең 8 нче номерлы «Кирпичный» ТОС (Территориаль иҗтимагый җирле  үзидарә) үтенече буенча аз керемле гаиләләрдән 48 кече сыйныф укучыларына сөт җыелмалары бүләк итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International