ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю эшләренең барышы турында хисап тотты.

Бу атнада Татарстан Республикасы эшче яшьләренең «Наше время – Безнең заман» X юбилей фестивале тәмамланды. Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе ярдәме белән уздырыла торган  иң масштаблы һәм грандиоз конкурсның йомгаклау Гала-концерты булды. Анда республиканың 43 муниципаль районыннан 187 оешма һәм предприятиедән 1,5 мең  вәкил  катнашты.  Фестиваль эшче һөнәрләре вәкилләренең никадәр талантлы һәм кызыксынучан  була алуын тагын бер кат күрсәтте.


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

9 - 11 ноябрьдә Казан шәһәрендә «Россия сөте» IV агросәнәгать форумы уза. Аны, гадәттәгечә, «Сөт институты» оештыра. Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Сөт институты» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Нагаева, «Россия Сөт берлеге» Россия  эшкуарлары  берлегенең (РСПМО) Директорлар советы Рәисе Людмила Маницкая катнашты.

Татарстан  Республикасы  Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Конкурста катнашуга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгать эшендә булучылар һәм, әлбәттә инде, журналистлар чакырыла. «Эколидер-2022» республика конкурсында беренче тапкыр блогерлар, фотографлар һәм видеооператорлар катнаша ала.


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар сыер саву технологияләре буенча теоретик белемнәрне практикада ныгыттылар. Күчмә дәресләр барышында «Терлекчелек» төркемчәсенә йөрүчеләр Татарстан Республикасының уңышлы фермер хуҗалыклары тәҗрибәләрен өйрәнделәр.


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы яңа материалда 2019 елдан 2021 елга кадәр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең финанс торышына һәм эшчәнлек нәтиҗәлелегенә анализ бар.

Бөтен Россиядән 200дән артык компания 2 көн дәвамында 30 мең квадрат метр  мәйданда авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары, нәтиҗәле терлекчелек һәм үсемлекчелек өчен чимал,  авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төрү эшләнмәләрен күрсәтәчәк.


3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкта Татарстан Республикасы АПК объектларын  электр белән тәэмин итүнең  ышанычлы булуы турындагы мәсьәләләр  буенча киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, «Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары Әлмир Латыйпов, генераль директорның баш киңәшчесе Валерий Кандалинцев, тарату челтәрләре буенча техник директор урынбасары Дмитрий Шаповалов катнашты.


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Росагролизинг» вәкилләре белән киңәшмә узды, аны  аның генераль директоры урынбасары Александр Сучков алып барды.  Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Бу елның 5 октябреннән  8 октябренә кадәр Мәскәүдә Россиянең иң зур агросәнәгать күргәзмәсе - 24 нче «Алтын көз» бөтенроссия күргәзмәсе  узды. Татарстан экспозициясе күргәзмәдә иң күләмле  урыннны биләп  торды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International