Яңа вакыт яңа чишелешләр таләп итә

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә агросәнәгать секторы - Россия икътисадының иң динамикалы үсә  торган   тармагы. Быелгы елның феноменаль уңышы моның ачык дәлил. Авыл хуҗалыгының мондый рекордлары уңышы  эшкәртү, төргәкләү, саклау һәм сату кебек  эшләрне уңышлы оештыру ихтыяҗын тудыра. Боларның  барысы да заманча таләпләр һәм нормативлар нигезендә кулланучыга сыйфатлы азык-төлек продуктларын «җиткерү» өчен кирәк.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү өлкәсен технологик үзгәртеп коруда базар кирәклеге аның артык күп булуына гына бәйле  түгел, ә бу  түбәндәге башка сәбәпләргә дә бәйле:

• азык-төлек иминлеге;

• импортны алыштыру;

• чыгымнарны оптимальләштерү;

• альтернатив логистика эзләү;

• санкция басымы.

Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, презентацияләр һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәсьәләләре буенча  фикер алышу һәм чишелешләр эзләү өчен яраклы мәйданчык – агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган V юбилей авыл хуҗалыгы күргәзмәсе -  «ТатАгроЭкспо» булачак.   “Казан Экспо”да аерым 1нче павильонны биләгән яңа «Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате»  бүлеге күргәзмә экспозициясенең «хронологик чылбырын» тулыландырачак, ул продуктны җитештерүдән алып төргәкләүгә һәм саклауга кадәр тулы циклны күздә тота.

 20-21 февральдә “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә 35 мең кв. метрдан артык мәйданда бөтен Россиянең 250дән артык компаниясе  нәтиҗәле терлекчелек, үсемлекчелек өчен авыл хуҗалыгы техникасын, җайланмаларын һәм чималын күрсәтәчәк. Җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр экспозицияне шулай ук түбәндәгеләр белән   тулыландырачак:

• авыл  хуҗалыгы  продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү  җайланмалары;

• конвейер һәм суыткыч җайланмалары;

• азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр җитештерү өчен технологик җайланмалар;

• чимал, ингредиентлар;

• фасовкалау,  сыешлык, дозалау һәм үлчәү   җайланмалары;

• азык-төлек  җитештерүен  автоматлаштыру ысуллары;

• сәнәгать санитариясе, гигиена һәм башкалар.

Бу чарада  катнашу һәм күргәзмәдә булу өчен tatagroekspo.ru сайтында алдан теркәлергә кирәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International