17 декабрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын 2023 елгы кыр эшләренә әзерләүнең барышы турында хисап тотты.
Агымдагы ремонт сезонында 9,3 мең трактор, 3,6 мең комбайн, 11,5 мең чәчү һәм җир эшкәртү техникасы ремонтланырга тиеш.
Ремонт сезонының беренче яртысы төгәлләнеп килә, хуҗалыклар кирәкле запас частьләрнең нибары 21%ын гына алганнар әле.
Тулаем республика буенча тракторларның 37%ы, чәчү комплексының 30%ы, чәчкечләрнең 46%ы һәм җир эшкәртү техникасының 40%ы ремонтланган.
5 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр районнарда техниканы кышкы сакланышка кую һәм аны ремонтлауны оештыру буенча комиссия кабул итүләре узды.
Белгечләр фикеренчә, эш тукталган чорда машиналарның тиешенчә сакланмавы аркасында төрле техника ел саен коррозиядән түбәндәгечә зыян күрә: урып-җыю комбайннары аларның яңа чактагы бәяләреннән - 3%ка кадәр, бәрәңге җыю машиналары - 7%ка кадәр, азык җыю техникасы - 26%ка кадәр.
Тулырак мәгълүмат - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы язмада.