Бүген министрлыкта “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Рафаэль Фәттахов, Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова катнашты.
Конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелде. Конкурсның партнерлары булып КДАУ, Н.Э.Бауман ис. КДВМА, Мамадыш муниципаль районының “Азык-төлек программасы” агросәнәгать компаниясе” ҖЧҖ эш иттеләр.
Конкурс Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базаларында узды.
Катнашучылар беренче этапта тиешле юнәлешләр буенча тест билетларына җаваплар бирделәр.
Икенче өлештә яшь хезмәткәрләр һәм студентлар практикада үзләренең һөнәри осталыкларын практикада күрсәттеләр: алар хайванга дөрес диагноз куярга, авыру турында сөйләргә һәм беренче ветеринария ярдәме күрсәтергә, сөяктән ит аеру техникасын профессиональ җыярга, машина техникасының эчке органнарын билгеләргә, саву аппаратын тиз көйләргә тиеш иделәр.
Иң яхшыларны берничә номинациядә билгеләделәр. Алар түбәндәгеләр:
“Иң яхшы инженер-механик” – Рөстәм Шакиров (Әлмәт муниципаль районы);
“Иң яхшы агроном” – Айрат Сафиуллин (Балык Бистәсе муниципаль районы);
“Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы” – Гөлнара Хурамшина (Зеленодольск муниципаль районы);
“Иң яхшы ветеринария табибы” – Алексей Ланков (Саба муниципаль районы);
“Иң яхшы зоотехник” – Николай Макеев (Әлмәт муниципаль районы);
“Иң яхшы механизатор” – Фердинант Закирҗанов (Актаныш муниципаль районы);
“Иң яхшы машина белән саву операторы” – Рәиф Гарипов (Кукмара муниципаль районы);
“Иң яхшы терлекче-бозау караучы” – Айгөл Гыйльметдинова (Кукмара муниципаль районы);
“Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы)” – Исмәтулла Саматов (Минзәлә муниципаль районы).
Конкурска югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажы булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре кертелде.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм һәр номинациядә 1,2,3нче урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылды. АПКның яшь хезмәткәрләре арасында 1 урын алган һәр номинация призерларына һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге бирелә.