Биектау районында терлекчелек тармагының 2022 елның 11 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Биектау районының “Элита” баш нәсел предприятиесендә терлекчелек тармагының 2022 елның 11 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.  Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Элита» баш нәсел предприятиесе” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Нәсел эше һәм терлекләрне үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнарда авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәләренең  терлекчелек һәм селекция-нәсел хезмәте буенча консультантлары һәм җитештерү бүлекләре  башлыклыры   катнашты.  

 Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов катнашучыларны терлекчелек тармагының агымдагы елның 11 аендагы  эшенә йомгаклар белән таныштырды. Ул үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү, мөгезле эре терлекләр баш саны мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыкларның эшенә анализ ясауга игътибар юнәлтте.

Бүген республика территориясендә 636,3 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул  исәптән сыерлар – 225,3 мең баш, дуңгызлар – 90 мең баш, кош-корт - 196,5 мең баш.

2022 елның 11 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 1387,4 мең тонна сөт җитештерелгән, 376 мең тонна ит,   шул  исәптән мөгезле эре терлек - 87,6 мең тонна (тере  үлчәмдә).

Савым артымы буенча  буенча лидерлар рәтендә Минзәлә, Бөгелмә һәм Мөслим районнары билгеләп үтелде. Ит җитештерү буенча яхшы динамика  Минзәлә, Кукмара, Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба, Алабуга һәм Азнакай районнарында  күзәтелә.

«2023 елдан башлап нәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертеләчәк. Беренче категориядәге сөт сыерларына субсидияләр исәпләү ставкасы 5,7 мең сумнан 7,5 мең сумга кадәр арта, икенче категориядәгеләр өчен - 3,8 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр, өченче категориядәге хуҗалыклар өчен ставка шул ук 1,9 мең сум күләмендә кала», - дип билгеләп үтте Терлекләр  үрчетү һәм нәсел эше бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов.

Аннары Фәннур Зарипов  “Элита” баш  дәүләт нәсел предприятиесе” АҖенең эшчәнлек  төрләре  турында сөйләде. Аннан соң дәүләт бүләкләре тапшырылды.   
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International