Бүген Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында республиканың агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, ул Казан дәүләт аграр университетында узды. Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары 2022 елгы эшкә йомгаклар ясадылар һәм киләсе чорга план расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Утырышта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Россия Федерациясе сенаторы Александр Терентьев, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Дәүләт Советы депутаты, «Россельхозбанк» АҖенең төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры катнашты Рөстәм Равилев, республиканың агросәнәгать предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Әлеге тематика буенча "Татарстан - яңа гасыр" Югары советы утырышы Россиянең йөз еллык тарихы булган аграр югары уку йортында (быел КДАУ үзенең йөз еллыгын билгеләп үтте) узуы очраклы гына түгел. Шул вакыт эчендә биредә республика һәм ил төбәкләренең авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өчен 40 меңгә якын белгеч әзерләп чыгарылган.
“Югары квалификацияле кадрлар – республика агросәнәгать комплексының алга таба уңышлы үсешенең төп нигезе, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - соңгы елларда авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате икътисадый үсеш драйверлары булып бара. Моннан тыш, сүз илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү турында бара”.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстан өчен агросәнәгать комплексы икътисадның 10%тан артык тулаем республика продукциясен барлыкка китерә торган төп тармакларының берсе булып тора. Республиканың авыл хуҗалыгы - Россиядә алдынгылар рәтендә (Россия Федерациясе төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2, ит буенча - 6 һәм йомырка җитештерү буенча 7 урында). Быел шулай ук рекордлы уңыш – 5 млн.тоннадан артык ашлык җыеп алынды. «Күп очракта мондый күрсәткечләргә барлык дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм хуҗалыкларның, шул исәптән кече хуҗалыкларның көйле, системалы эшләве нәтиҗәсендә ирешелә; республикада 470 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300 авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылган», - дип ассызыклады парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле индустриягә әверелеп бара, күп эшләр автоматлаштырылган, цифрлы чишелешләр, спутник аша модельләштерү һәм күзәтеп тору, ясалма интеллект системалары һәм күпсанлы белешмәләрне эшкәртү системалары кертелә. «Әмма алга таба алга китеш техник тәэмин ителешкә, финанслауга, инновацион технологияләр җәлеп итүгә генә бәйле түгел, ул кадрлар белән тәэмин ителешкә нык бәйле», - дип саный Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклавынча, бүген аграр белемне заманга яраклаштырып тулыландырырга кирәк, уку йортын тәмамлаучылар иң алдынгы белемнәрне алырга һәм аларны практикада куллана белергә, перспективалы тикшеренүләрдә һәм проектларда катнашу, авыл хуҗалыгында уңышлы карьера төзү мөмкинлегенә ия булырга тиешләр. аграр белемне заманча эчтәлекле итеп тулыландырырга кирәк.
Хәзерге вакытта Татарстанда 23 урта һөнәри белем бирү оешмасында 10 меңгә якын студент авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча белем ала. Бу оешмалар базасында заманча җайланмалар белән 8 ресурс үзәге булдырылган. Республиканың 4 югары уку йорты (Аграр университеты, Ветеринария академиясе, КХТИ һәм Энергоуниверситет) тагын 3 меңгә якын белгеч әзерли. Авыл хуҗалыгы машиналарын, ягулык-майлау материалларын урнаштыру, терлекчелекне механикалаштыру юнәлешләре буенча гамәли хезмәттәшлеккә эш бирүчеләр дә (агрохолдинглар, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары) җәлеп ителә.
Шуңа да карамастан, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хәл итәсе мәсьәләләр бар әле: һөнәри юнәлеш эше, югары уку йортларының матди-техник базасын яңарту, студентларны практик әзерләүне тәэмин итүче төп авыл хуҗалыгы оешмаларына преференцияләр бирү өлешендә дә.
«Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары, бүген урта һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында авыл хуҗалыгы юнәлешендә белгечләр әзерләү куелган таләпләргә тулысынча җавап бирми һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә тиз үзгәреп торучан технологияләргә һәрвакыт яраклашып өлгерә алмый, дип билгеләп үттеләр.
“Белем бирү оешмасы һәм эш бирүче арасындагы хезмәттәшлекне үстереп, партнерлыкның көйле механизмын булдыру аеруча мөһим, ул барлык кызыксынучы якларның ихтыяҗларын исәпкә алырга тиеш, - дип билгеләнде фикер алышу йомгаклары буенча кабул ителгән резолюциядә, - дәүләт хакимияте органнарының һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең тыгыз хезмәттәшлек итү генә уку программаларын һәм уку йорт тәмамлаучыларны җитештерү таләпләренә якынайтырга мөмкинлек бирәчәк”.
Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына табигый-фәнни һәм инженерлык юнәлешләренең профильле «Агрокласс» сыйныфларын булдыру эшен киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына «АПКда хезмәт базары навигаторы» цифрлы платформасын булдыру мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим ителде, анда укучылар һәм студентлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм дәүләт хакимияте органнары, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар өчен агросәнәгать комплексына әзерләү юнәлешләре, вакансияләр, практика базалары һ.б.лар турында мәгълүмат урнаштырырга мөмкин булачак.
Шул ук утырышта “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең 2022 елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча җентекле нотык белән Башкарма комитет рәисе Алсу Тарханова чыгыш ясады.
Утырыш ахырында иҗтимагый хәрәкәт активистларына бүләкләр тапшырылды.