Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасының гаилә фермерлар династиясе” республика конкурсын игълан итә

2022 елның 23 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының гаилә фермерлар  династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.

Конкурста    кимендә 2  буын фермерлар булган һәм бүгенге  көндә   гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган  бер  гаилә әгъзалары  һәм аларның  туганнары  (кимендә 2 КФХ башлыгы)    катнаша  ала.  Династия  башлыгы  итеп  беренче  буын  КФХ башлыгы  таныла.    

 Конкурс буенча сайлап  алу  критерийлары  түбәндәгеләр була: 

 - КФХ әгъзалары һәм даими  эшләүче  хезмәткәрләр  саны   (КФХның  һәр әгъзасы  һәм даими  хезмәткәр  өчен 1 балл);

- шәхси эшкуарларның  дәүләт реестрында  гаилә фермерлар династиясе      теркәлүнең   гомуми срогы    (һәр ел өчен  1 балл).

 Гаризалар  һәм документлар Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  түбәндәге  адрес буенча  кабул  ителә:     420014, Татарстан Республикасы,   Казан шәһәре,    Федосеев урамы,  36 йорт, 3 кат, 309 кабинет.

Документлар  һәм гаризалар 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның  23 гыйнварына кадәр кабул  ителә. Кабул  итү  эш көннәрендә    9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

 Премия бирү тәртибе һәм документлар формалары  турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында https://agro.tatarstan.ru/2022semeynaya-fermerskaya-dinastiya.htm   сылтамасы  буенча  урнаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International