Россельхозбанк «Россия агролидерлары» студентлар проектлары конкурсына йомгак ясады. Анда бөтен илдән махсуслаштырылган аграр югары уку йортларыннан һәм көллиятләреннән 2500дән артык студент катнашты, алар авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен инновацион чишелешләр тәкъдим иттеләр. Иң яхшы 50 проект авторлары агросекторның «алтын» кадрлар резервына керәчәк, ә 10 җиңүче АПКның иң эре компанияләрендә стажировкага чакыру алачак.
Конкурста аеруча актив катнашучылар - Казан дәүләт аграр университеты студентлары, ә 4 курс студенты Рифнур Хәбибуллин җиңүчеләр исемлегенә керде. Ул бөртекле ашлыкны аерып, алар арасыннан вак ташларны, катнашмаларны чыгарып, сыйфатлы һәм чиста ашлык алуны тәэмин итә торган яңа җайланма эшләүгә юнәлдерелгән проект тәкъдим итте.
Россия югары уку йортлары җитәкчеләре конкурсның мөһимлеген һәм проектта катнашучы студентларның зур энтузиазмын билгеләп үттеләр.
Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев студентларны котлап, болай дип ассызыклады: «Безнең студентларның казанышлары - безнең эшкә төп бәя бирү ул. Мин проектта катнашучыларның барысына да белемгә омтылулары һәм аларның актив позициясе өчен рәхмәт белдерәм. Хәзер барысы да сезнең үзегездән тора, сез үз карьерагызны төзи аласыз, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар.»
“Россия агролидерлары” проекты беренче тапкыр үткәрелде һәм шунда ук студентларның игътибарын җәлеп итте: анда илнең 71 махсус уку йортыннан 2536 студент катнашты.
Агротармакны үстерүгә юнәлдерелгән проект өч өлештән торды: белем бирү өлкәсендә менторлар лекцийцияләре, менторлар белән туры эфирлар – практикада һәм конкурста катнашучыларның үз идеяләрен презентацияләү.
Проектның партнерлары буларак илнең эре агропредприятиеләре һәм махсус уку йортлары эш итте.